Билгеле табиб моңа карата фикерен белдерде.
Әгәр русиялеләр үз сәламәтлекләрен контрольдә тота башласа, 2021 ел әлегесеннән яхшырак булачак. Коронавирус торышы буенча табиб һәм телетапшырулар алып баручы Елена Малышева шундый фараз бирде. Табиб кан басымын, кандагы холестерин дәрәҗәсен күзәтеп торырга һәм, кирәк булса, тиешле дарулар кабул итәргә киңәш итте. Бу хакта ул Instagram сәхифәсендә язган.
“Гәүдә авырлыгы артык һәм шикәр чире булган кешеләрдә коронавирус авыр уза. Әмма бу ике авыруны да без үзебез контрольдә тота алабыз. Ябыгыгыз һәм үзегезнең кандагы шикәрне контрольдә тотыгыз! Һәм коронавирус сезгә куркыныч булмас!” - дип яза Малышева.
Ул, шулай ук, “Спутник V” вакцинасы һәм COVID-19дан үлүчеләр санын киметүче дарулар барлыкка килүне оптимизм өчен сәбәп дип атады.
Табиб билгеләп үткәнчә, белгечләр антитәнчекләрнең алты-сигез ай дәвамында саклануын ачыклаган. Малышева ачыклап узганча, коронавирус кичергән кешеләргә прививканы дәваланганнан соң ярты елдан да иртәрәк ясатырга кирәкми.