+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 гыйнвар 2021, 15:05

"Прогресска ирешелде, әмма эшлисе бар әле"

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров видеоконференция режимында каты коммуналь калдыклар белән эш итү системасы эшчәнлеге мәсьәләләре буенча чираттагы киңәшмә үткәрде. Анда аның урынбасары, торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев катнашты.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров видеоконференция режимында каты коммуналь калдыклар белән эш итү системасы эшчәнлеге мәсьәләләре буенча чираттагы киңәшмә үткәрде. Анда аның урынбасары, торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев катнашты.
Быелгы беренче киңәшмәдә республика территориясендә 2020 елда каты коммуналь калдыклар белән эш итү реформасын гамәлгә ашыруга йомгак ясалды һәм 2021 елга эшнең төп бурычлары билгеләнде. Былтыргы эш нәтиҗәсе булып, «ТКО-Башкортостан» каты коммуналь калдыкларны чыгаруны мониторинглауның автоматлаштырылган системасын кертү тора, ул төбәк операторлары күрсәтә торган хезмәтнең сыйфатын һәм үз вакытында булуын реаль вакыт режимында күзәтеп торырга мөмкинлек бирә. Калдыкларны чыгару ешлыгы җайга салынды. Калдыклар мәйданчыкларын төзекләндерүгә һәм муниципаль районнарга ике дәрәҗәдәге бюджетлардан контейнерлар сатып алуга 219,7 миллион сум юнәлтелде, төбәк операторларына 341 миллион сумлык субсидияләр бүленде.
Муниципаль берәмлекләр тарафыннан көнкүреш калдыкларын туплауның 29 меңнән артык урыны (мәйданнары) санлаштырылган һәм системага кертелгән. Инвентарьлаштырудагы эш контейнер мәйданчыкларын төзекләндерү буенча дәвам итә. Бүгенгә республика буенча калдыкларны чыгару фактларын фотога төшерү 99 процент тәшкил итә.
- Узган елда без уртак гамәлләр тәҗрибәсен тупладык, әмма 2021 елдан төбәк операторларына ташламалар булмаячак. Төгәл эш, чүп-чарны вакытында чыгару, төгәл теркәлү булмаса, димәк, мондый төбәк операторы базардан китәргә тиеш, - дип билгеләде Андрей Назаров.
Фото: pravitelstvorb.ru
Читайте нас: