Алар халык хуҗалыгының барлык тармакларына да кагылачак.
Кичә Башкортстан Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров Салават Юлаев проспекты белән Зәки Вәлиди урамы киселешендә юлүткәргечне ябу уңаеннан фикерен белдерде.
Төбәк җитәкчесе сүзләренә караганда, властьлар гражданнарга үзгәрешләрнең мәгънәсен җиткерә алмаган. Шул ук вакытта ул эшләрне 8ендә түгел, ә 11 гыйнвардан соң башларга мөмкин булуын билгеләп үтте, чөнки бәйрәмнәрдән соң күпләр шәһәргә кайта, ә юлларда тыгын.
“Безгә барыбызга да Агыйдел аша узелны киңәйтүнең катлаулы фазасына керүебезне төгәл аңлатырга кирәк. Без хәзер яңа күпер төзибез, ә ул, әлеге чишелеш булмаса, тулысынча эшләмәячәк. Шуннан соң 1956 елда төзелгән күперне реконструкциягә ябу таләп ителә. Якындагы 4-5 елга бу төен катлаулы булачак. Һәм без сезнең белән шушы шартларда яшәргә тиеш”, — диде ул.
Шул ук вакытта Радий Хәбиров Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаровка хәлне контрольгә алырга кушты: төзелеш срокларын кыскартырга, шулай ук мәктәпләрнең, предприятиеләрнең эш графигын үзгәртү һәм дәресләрне бер сәгатькә соңгарак күчерү мөмкинлеген карарга кушты.
Киңәшмәдә Радий Хәбиров соңгы арада халык арасында зур шау-шу тудырган җылылык өчен артык түләүләр белән бәйле хәлгә дә тукталды. Ул аңа тулы картинаны тәкъдим итүне һәм проблеманы хәл итүне таләп итте. Хәлдән чыгу юлы буларак, ул, исәп нигезсез булган очракта, акчаны кире кайтарырга кушты. “Без бәйрәмнәрдә шушының белән шөгыльләндек. Мин сездән тикшерүне сорадым. Беренчедән, бер-ике көн дәвамында чынбарлык хәл турында отчет бирегез. Икенчедән, халыктан нигезсез түләүләр алган очракларда, аңлашып, акчаны кире кайтарыгыз”, — диде республика Башлыгы.
Радий Хәбиров мондый хәлләрнең кабатланырга тиеш түгеллеген һәм бу проблеманы мәңгегә хәл итәргә кирәклеген билгеләп үтте. Чарада торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев аңлатканча, декабрьдә җылылык өчен исәпләрнең артуына уртача айлык температураның үзгәрүе сәбәпче булган. Министр сүзләренә караганда, эшче төркемнәр 7 һәм 8 гыйнварда күчмә тикшерүләр үткәргән. Эш барышында алар, ноябрьдә уртача айлык температура -1,8 градус, ә декабрьдә -11 градус булган, дигән нәтиҗәгә килгән, бу исә бәяләрнең кискен күтәрелүенә китергән.
Шул ук вакытта ул кайбер йортларда “кирәгеннән артык җылыту” дип аталучы күренешләр ачыклануын ассызыклады. Монополиягә каршы хезмәт бу хәлне ачыкларга ниятли. Радий Хәбиров министр докладыннан канәгатьсез калды. Ул белгечләрнең бу проблеманы тиешле дәрәҗәдә җентекләп өйрәнмәвен белдерде.
Озак вакытлы Яңа ел каникуллары төбәктә коронавирус буенча эпидемиологик вәзгыятькә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Бу хакта оператив киңәшмәдә Башкортстан буенча “Роспотребнадзор” идарәсе җитәкчесе урынбасары Александр Жеребцов белдерде. “Бу көннәрдә тестлар үткәрүне 40 процентка киметтек. Кызганычка каршы, биш лаборатория генә эшләде. Бәйрәмнән соң авыр чирлеләр саны артыр дигән хәвеф бар. Ситуациянең ничек үсәчәген карарбыз. Бәйрәм көннәрендә үсеш 3 процент тәшкил итте”, — диде ведомство вәкиле.
Төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, 11 гыйнварга Башкортстанда коронавирус инфекциясенең 20 901 очрагы расланган. Узган тәүлек эчендә 165 кеше чир йоктырган. Стационарда 826 кеше дәвалана. “Аларның күбесе канәгатьләнерлек һәм уртача авыр хәлдә. Интенсив терапия бүлекләрендә 72 кеше, оксиген терапияне 11 кеше ала”, — диде сәламәтлек саклау министры Максим Забелин.
Башкортстанда Ковидка каршы ситуацион үзәк, республика халкыннан мөрәҗәгатьләр саны кимүгә карамастан, шалтыратучылар белән эшләүне дәвам итәчәк. Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров шундый йөкләмә бирде. Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин сүзләренә караганда, 1-10 гыйнварда коол-үзәк операторлары өч меңнән артык шалтырату кабул иткән. Бу, узган елның декабрендә күзә-телгән активлык белән чагыштырганда, күпкә азрак. Барыннан да элек, кешеләрне амбулатор медицина ярдәме, Сovidка тест нәтиҗәләрен алу, шулай ук коронавирус инфекциясенә каршы вакцина ясату мөмкинлеге кызыксындыра. Искәртеп узабыз: әлеге үзәк көн саен иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр эшли. Анда 8 (347) 218-19-19 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Бәйрәм көннәрендә республикада узган 460тан артык Яңа ел чарасында 155 мең кеше катнашкан. Бу хакта киңәшмәдә мәдәният министры Әминә Шәфыйкова хәбәр итте. Гадәттәгечә, “Башкортстанның мәдәни дөньясы” порталында “Яңа ел чаралары календаре” формалаштырылган, анда 25 декабрьдән 14 гыйнварга кадәр чордагы иң мөһим вакыйгалар кертелгән. Календарьга кертелгән чараларның гомум саны 30 меңгә якын. Чараның онлайн-форматында 115 мең кеше булган.
Республиканың биш районы (Баймак, Зилаер, Караидел, Нуриман, Тәтешле) былтыр автоклублар сатып алды, алар Яңа ел бәйрәмнәрен үткәргәндә, шул исәптән клублар булмаган ерак, кечкенә авылларда да, актив файдаланылган. Барлык дәүләт театр-концерт учреждениеләрендә Яңа ел һәм Раштуа каникулларында театрлаштырылган тамашалар, спектакльләр, концерт һәм күңел ачу программалары тәкъдим ителгән. Чаралар тамаша залын 30 процентыннан да артмаган дәрәҗәдә тутыру шартларын, шулай ук коронавирус йогышын профилактикалау буенча “Роспотребнадзор” таләпләрен катгый үтәп уздырылган.
Киңәшмә ахырында Радий Хәбиров быел алда торган җитди бурычларга тукталды. Ул аларның һәрберсен уңышлы башкарып чыгачагыбызга тирән ышаныч белдерде.
Резеда ФАЗЫЛОВА.