-14 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 гыйнвар 2021, 12:49

Киселеш чишелеш көтә!

Уфада Салават Юлаев проспекты белән Зәки Вәлиди урамы киселешендәге юлүткәргечне реконструкцияләү башланды. Әлеге эшләр шәһәр халкы, башкалага килүчеләр арасында бәхәсле фикерләр тудырды.

Уфада Салават Юлаев проспекты белән Зәки Вәлиди урамы киселешендәге юлүткәргечне реконструкцияләү башланды. Әлеге эшләр шәһәр халкы, башкалага килүчеләр арасында бәхәсле фикерләр тудырды.

“Әлеге транспорт чишелешен рекон­струкцияләү кирәк­леге күптән туды. Юлүткәргеч үзенең үткәрү сәлә­тен тулысынча диярлек җуй­ды, ул көннән-көн арта баручы авто­агымны үткәрә ал­мый. Тө­бәк бюджетыннан реконст­рук­ция өчен финанс бүленде. Шә­һәр халкы мән­фә­гать­ләрендә под­ряд­чылар эшләрне максималь кыскартылган срокларда башкарачак: беренче төп этапны — 11 ай эчендә”, — диделәр бу хакта мэриядә.
Мөһим транспорт төененең яңа схемасы турындагы мәгълүмат узган елның 30 декабрендә генә басылып чыкты, ә инде 8 гыйнварда гамәлгә кертелде. Киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре билгеләп үткәнчә, тиешле аңлату эшләре булмау халык тарафыннан бәхәсләр һәм аңлашылмаучанлык тудырды. Моннан тыш, күп кенә уфалылар Яңа ел каникулларына киткәч, чишелешне ябу турында эш атнасы башында шәһәргә керү юлында тыгынга эләккәч кенә белде.
Уфа хакимиятенең юллар һәм ясалма корылмаларны төзү, ремонтлау идарәсе начальнигы урынбасары Константин Паппе сүзләренә караганда, мәгълүматның соңлап җиткерелүе вакытлыча юл схемасы буенча озак фикер алышуга, шулай ук юлүткәргечне реконструкцияләү буенча эшләрне финанслау 2020 елның декабрендә генә раслануга бәйле.

Шул ук вакытта...

2021 елның беренче эш көне Башкортстан башкаласында тугыз баллы юл тыгыннары белән башланды. Шәһәргә керү юлында берничә механик авария теркәлде. Шулай ук юллардагы тыгыннар, гадәттәгечә, Октябрь проспектында һәм Һалле шәһәре исемендәге урам киселешендә, СССРның 50 еллыгы, Революцион урамнары, Салават Юлаев проспектында булды. Кайбер участокларда тыгыннар кар яву сәбәпле, машиналар йөрү өлеше тараю аркасында барлыкка килгән.
Исегезгә төшерәбез, 8 гыйнварда Салават Юлаев проспекты һәм Зәки Вәлиди урамы киселешендәге өлеш ябылды. Уфа хакимияте автомобильчеләрдән альтернатив юллар сайлауларын сорады. Башкалага кергәндә “М5 федераль трассасы — Нагаево шоссесы — Пугачев урамы” маршрутын кулланырга тәкъдим ителә. Шәһәрнең төньяк өлешендә яшәүчеләргә “М-5 федераль трассасы — Перспектив урам — Интернациональ урам” юнәлешен файдаланырга киңәш ителә. Дим бистәсендә яшәүчеләр Уфага Затон бистәсе аша керә ала.
Хәрәкәтнең кыенлашуы сәбәпле, ябык участоктагы хәлләрне реаль вакыт режимында күзәтәләр, светофорлар онлайн рәвештә көйләнә.


Резида ВӘЛИТОВА.
Читайте нас: