Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров җылылык өчен түләүләрнең кискен артуы проблемасын шәхси контрольгә алды.
«Хәлне тикшерәм, - дип язган ул социаль челтәрләрдәге битендә. - Хәлләр шулайрак: декабрьдә күп фатирлы йортларда яшәүчеләр җылылык өчен түләү кәгаззьләре алды, аларда сумма ноябрь аена караганда күбрәк иде. Аерым очракларда – үсеш 42 проценттан артык. Әлбәттә, бу кешеләрне борчый. Алардан күпсанлы шикаятьләр килә башлады һәм махус комиссия төзелде".
Республика җитәкчесе сүзләренә караганда, эшче төркемгә барлык кызыксынган структуралар кергән һәм, нәтиҗәдә, алар түләүләрдәге саннар үсеше сәбәпләре турында түбәндәге нәтиҗәләргә килгән:
1. Хәзер җылылык өчен түләү 1/8 буенча башкарыла. Ягъни җәй айларында кешеләр бөтенләй түләми. Көз көне җылылык өчен исәпләр килә башлый, ә кыш айларында – иң күп түләнә.
2. Җылылык куллануны исәпкә алу приборларының төгәл эшләве бик мөһим. Бу инде - идарәче һәм ресурслар белән тәэмин итүче компанияләрнең җаваплылыгы зонасы. Кайчагында прибор «алдый», кешеләргә артык исәпләр куя.
3. Еш кына «артык ягу» килеп чыга. Кайчан җылылык артык күп бирелә һәм кешеләр моның өчен түләргә тиеш.
4. Йортның гомум мәйданында еш кына кибетләр дә була һәм милек хуҗалары алар өчен дә түли, дип фаразлыйлар. Яки төрле айларда бер үк йортта төрле мәйдан күрсәтелә, ә аерма өчен дә халык түли.
"Без нишләячәкбез?"- Радий Хәбиров бу сорауга да җавап бирде:
1. Алга таба да 1/8 буенча түләү уңайлырак булачак. Күпме кулландың, шуның өчен исәп тот.
2. Приборлар дөрес эшләмәгән җирдә аларны төзәтергә, ә түләүләрне яңадан, киметелгән сумма белән җибәрергә кирәк.
3. «Артык җылытылган» җирдә яшәүчеләр түгел, ә җылылык белән тәэмин итүчеләр яки моңа юл куйган идарәче компанияләр түләргә тиеш. Янә, акчаны кешеләргә кире кайтарырга тиеш. Бездә мондый тәҗрибә бар инде, элек кире кайтаруга ирештек.
4. Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм республиканың Торак инспекциясе, алдагы ягу сезоннарында мондый хәл кабатланмасын өчен тиешле структураларны даими тикшерергә тиеш.
5. Күпфатирлы йортларның гомум мәйданнарын анализларга, аларны тиешле саннарга туры китерергә. Урыннардагы муниципалитетлар эш төркемнәре булдырырга һәм җылыту мәсьәләләре белән системалы рәвештә шөгыльләнергә тиеш. Өйләрне дә кышка тиешенчә әзерләргә кирәк. Әгәр мондый хәл кабатланса, җылылык компанияләре һәм аларны контрольдә тотучы чиновникларның эш сыйфаты турында нәтиҗәләр ясарбыз. Урыннардагы башлыкларныкы турында да, алар халык проблемаларыннан читтә кала алмый".
Фото: башинформ