Моның өчен нәрсәләрне белү һәм шуларга таянып эш итү зарур?
Гыйнвар башында республиканың меңләгән кешесе декабрь өчен коммуналь түләүләргә исәпләр алды һәм гаҗәпкә калды: җылылык өчен түләү, төрле бәяләүләр буенча, 30-70 процентка арткан. Бу күпләрнең ачуын китерде — менә, ичмасам, “бүләк”! Әлеге мәсьәләне Башкортстанның Иҗтимагый палатасы контрольгә алды.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча эшче төркем төзелде, аңа оператив рәвештә исәпләүләрнең дөреслеген тикшерергә, җылылык энергиясе белән тәэмин итүне контрольдә тотарга һәм түләүләрне дөрес исәпләргә мөмкинлек бирәчәк чаралар тәкъдим итәргә кушылды.
Сәбәп нидә соң? Моңа кем юл куйды? Ташламалар белән нәрсә булачак? Түләүләрне ничек киметергә? Түбәндә шушы сорауларга җавап бирәбез.
1. Сәбәп нәрсәдә?
“БашРТС” вәкилләре рәсми рәвештә белдергәнчә, тарифлар быел элеккечә калган, түләүләрнең артуы салкын декабрь белән бәйле. Үткән елда һава температурасы 2019 елның декабрендәгегә караганда сигез градуска түбәнрәк булган. Ягъни безнең йортларны җылыту өчен энергия күбрәк таләп ителгән. Бу, әйтик, сез көн саен 30 сумлык икмәк сатып алгансыз, аннары сезгә кунаклар килгәч, 90 сумга өч буханка сатып алырга туры килгән. Бәясе шундый ук, әмма икмәк күбрәк кирәк булган.
Кызыклы тикшеренү: җылылык бирүчеләр Уфаның берничә очраклы йортын алган һәм бер елда кешеләрнең, барлык исәп-хисапларны исәпкә алып, күпме акча түләгәнен исәпләгән. Быел җәй җылылык өчен акча алмаганнарын исәпкә алып, гомум сумма бер-ике процентка арткан. Әмма, яңа кагыйдәләр буенча, хәзер без тигез итеп түләмибез: ягып җылыту сезоны башында һәм ахырында түләү азрак, салкын айларда — күбрәк, ә җәен кешеләр бөтенләй берни дә түләми.
2. Нинди “яңа кагыйдәләр” бу?
2019 елның көзеннән республика, бөтен Русиядәге кебек үк, яңа схемага күчте: җылылык өчен елына сигез ай — батареялар кайнар булганда гына түлибез. Мондый схема гаделрәк, чөнки без кулланган җылылык өчен генә түлибез.
Элек җылылык өчен елына 12 ай түләдек. Түләүне шулай санадылар: узган ел өчен гомум сумманы алдылар һәм 12гә бүлделәр. Әйтик, 2019 елда без 2018 елда фактик куллану буенча түләдек. Барысы да яхшы һәм дөрес кебек, әмма җылылык белән тәэмин итүче ел саен яңадан исәп-хисап ясарга тиеш булды. Узган ел җылы булса, яңадан исәп-хисап ясау кулланучы файдасына чыкты һәм халыкка бераз акча кайтардылар. Салкын булса, кешеләр өстәп түләргә тиеш булды. Аерым вакытларда йөзләгән кеше гадәти түләүләрдән хәтта биш-ун мең сумга артыграк та түләде.
3. Күп булса, өлешләтә түләргә мөмкинме?
Әйе, әгәр коммуналь хезмәт өчен түләү, узган елның шул ук ае белән чагыштырганда, 25 процентка артса, тәэмин итүче сезгә беренче таләп буенча түләүне өлешләп түләтергә (рассрочка) тиеш.
Бу “Коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләре”нең 72 һәм 73 пунктларында язылган. Аны рәсмиләштерү өчен җылылык белән тәэмин итүчегә мөрәҗәгать итегез. Өлешләп түләүнең максималь срогы — бер ел. Әмма сез калган сумманы вакытыннан алда теләсә кайсы вакытта рөхсәт сорамыйча кертә аласыз.
Мөһим момент — коммуналь хезмәт күрсәтүче аз гына процент алырга тиеш. Иң күбе — бу Русия Үзәк банкының рефинанслау ставкасы (2021 елның гыйнварына бу — 4,25%) + 3 процент. Барлыгы 7,25 процент еллык ставка. Мәсәлән, узган елда сез 5 мең түләгәнсез, ә быел 10 мең сумга исәп килгән. Сез бөтен суммага, ягъни 10 мең сумга рассрочка алачаксыз. Айлык түләү суммасы — 866 сум, кредит өчен артык түләү 397 сум тәшкил итәчәк.
4. Нинди ярдәм каралган?
“Коммуналь хезмәтләр” өчен түләүләр суммасы гомум гаилә бюджетының шактый өлешен тәшкил иткән аз керемле кешеләргә, атап әйткәндә:
— күпбалалы һәм тулы булмаган гаиләләр өчен — 13 проценттан;
— ялгыз яшәүче 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар өчен — 18 процент;
— 70 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче гражданнар өчен — 16 процент;
— калганнар өчен — 20 процент күләмендә дәүләттән акчалата ярдәм каралган.
Аның күләме һәр кеше өчен шәхсән исәпләнә һәм сезнең керемгә, фатир һәм хәтта сез яшәгән торак пункт зурлыгына бәйле. Алдан исәп-хисапны үзаллы рәвештә республиканың Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең rcspn.mintrudrb.ru сайтында “Субсидияләрнең онлайн-калькуляторы” бүлегендә ясый аласыз.
Тагы да торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә айлык акчалата компенсация (ЕДК) бар. Аны Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, инвалидлар һәм инвалид балалары булган гаиләләр, чернобыльчеләр, тыл хезмәткәрләре, хезмәт ветераннары, күпбалалы, аз керемле гаиләләр ала.
ЕДК буенча түләүләр хәтта артачак та, чөнки узган ел уртасында кабул ителгән яңа кагыйдәләр буенча, компенсация күлә-ме фактик чыгымнарга бәйле: күбрәк сарыф иткән саен, күбрәк аласың.
Түләүләр ике ай үткәч бирелә. Ягъни 2020 елның салкын декабре өчен сез 2021 елның февралендә акча алачаксыз, әмма моның өчен фатирга түләү буенча бурычлар булмаска тиеш.
5. Температураны кем көйләргә тиеш?
Барлык күпфатирлы йортларда да гомумйорт исәпләгече куелырга тиеш, ул фактта кулланылган җылылыкны терки. Җы-лылык белән тәэмин итүче тиешле күләмдә җылылык бирергә тиеш — урамда салкынрак булган саен, җылы күбрәк бирелә. Идарәче компания фатирда салкын, яки артык эссе булмауны контрольдә тота, шулай ук техник хезмәт күрсәтү һәм исәпләгеч-ләрнең дөрес эшләве өчен җавап бирә.
Еш кына җылылыкны артык сарыф итү торак хезмәтләренең йорт буенча җылылыкны дөрес бүлмәве, яки күрсәткечләрне төгәл теркәмәве аркасында килеп чыга.
Хәзер күрсәткечләр түбәндәгечә алына: Идарәче компания хезмәткәрләре йортлар буенча йөри һәм исәпләгеч күрсәткечләрен махсус җайланмалар ярдәмендә кулдан терки. Моны дистанцион рәвештә, махсус модемнар ярдәмендә эшләү мөмкинлеге дә бар. Алар әлегә Уфаның мең йортында гына урнаштырылган һәм үзләрен яхшы яктан күрсәткән — мондый йортларда түләүләрнең арту күрсәткече шактый түбән. Уфа мэры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Сергей Греков йөкләмәсе буенча, шәһәр мондый модемнарны урнаштыруга киткән чыгымнарның бер өлешен җылылык белән тәэмин итүчеләр үз өстенә алсын өчен программа эшли. Шундый ук программаларны башка шәһәрләр һәм районнар да кабул итә ала.
6. Сораулар туса, кая мөрәҗәгать итәргә?
1) Әгәр сезне җылылык белән тәэмин итүче “БашРТС” икән, (бу исәп-хәбәрдә язылган):
— диспетчер хезмәте телефоны — 8-800-511-30-15. Эш режимы — эш көннәрендә 8:30дан 17:30 сәгатькә кадәр, шимбә — 9:00дән 18:00гә кадәр;
— bashrts-rb.ru рәсми сайтында клиентның шәхси кабинетына;
— сорауны шәхсән якындагы клиентларга хезмәт күрсәтү үзәгендә (алдан язылу буенча) бирергә дә мөмкин.
2) Әгәр җылылык белән тәэмин итүче “УИС” предприятиесе икән:
— диспетчер хезмәте телефоны — 8-800-250-52-80 (шәһәр һәм кесә телефоныннан шалтырату бушлай). Әлегә шәхси кабул итү юк.
3)Үзеңнең идарәче компанияңә.
4) Республиканың Торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча дәүләт комитетына:
— Уфа шәһәре, Степан Халтурин урамы, 28 адресы буенча хат белән;
— “Башкортстан дәүләт власте органнарының электрон кабул итү бүлмәсе”нең gov.openrepublic.ru сайты аша;
— dom.gosuslugi.ru/ Торак -коммуналь хуҗалыкның дәүләт мәгълүмат системасы аша (Дәүләт хезмәтләрендә теркәлү зарур) мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
7. Исәп-хисапны ничек яңадан ясатырга?
Норматив: 20 градустан да түбән һәм 24 градустан да югары түгел, ә почмактагы бүлмәләрдә — 22дән 26 градуска кадәр.
Һава температурасы бүлмә уртасында идәннән бер метр биеклектә термометр белән үлчәнә.
1) Авария-диспетчерлык хезмәтенә шалтыратырга. Сезгә гариза номерын, теркәлү вакытын хәбәр итәргә, тикшерү датасын һәм вакытын сезнең белән килештерергә тиешләр. Тикшерү нәтиҗәләре буенча ике акт төзелә: берсе — идарәче компаниягә, икенчесе сездә кала.
2) Әгәр шалтыратудан соң ике сәгать үткәч тә тикшерү килмәсә, ким дигәндә бер күршегезне, йорт буенча җаваплы кешене, яки ТСЖ рәисен чакырыгыз һәм актны мөстәкыйль рәвештә төзегез.
3) Фатир җылынгач, янә акт төзергә кирәк.
4) Ике акт һәм яңадан исәпләү турындагы гариза белән — ида-рәче компаниягә, ә җылылык белән тәэмин итүче белән турыдан-туры килешүегез бар икән, аңа мөрәҗәгать итегез. Яңадан исәпләүне сез мөрәҗәгать иткән көннән алып җитешсезлек бе-терелгәнче башкарырга тиешләр.
5) Әгәр сезгә яңадан исәп-хисап ясаудан баш тартсалар, республиканың Торак һәм төзе-леш күзәтчелеге буенча дәүләт комитетына шикаять языгыз.
Резеда ГАЛИКӘЕВА әзерләде.