+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
13 Января 2021, 07:40

Акчага бай, тик намусы сай...

Ул сабыйга ярдәм күрсәтүдән баш тарта.

Ул сабыйга ярдәм күрсәтүдән баш тарта.

Башкортстанда бер эт вольерын җимереп тышка атылып чыга һәм 9 яшьлек балага һөҗүм итә. Ул малайны җиргә аудара, тешләре белән җилкәсенә ябыша һәм сөйри башлый. Бу хакта төбәк Прокуратурасы матбугат хезмәтеннән хәбәр итәләр.

Бу хәл узган елның апрелендә булган. Экспертлар бәяләмәсенә караганда, малайның сәламәтлеегенә җиңел зыян китерелгән. Әнисе судка мөрәҗәгать иткән.

Ирнең, йорт хайваннары хуҗаларын тирә-юньдәгеләрнең иминлеген тәэмин итү буенча чаралар күрергә мәҗбүр итүче закон таләпләрен үтәмәвен исәпкә алып, Прокуратура гариза бирүченең таләпләрен канәгатьләндергән.

Закон буенча, каза күрүчегә 30 мең сум күләмендә әхлакый компенсация түләнергә тиеш. Әмма эт хуҗасы суд карары белән риза булмаган һәм аңа апелляция тәртибендә шикаять биргән. Башкортстан Югары суды хөкем карарын үзгәрешсез калдырган.

Вольерда кыйммәтле эт асрар өчен акчага бай, ә аның өчен җавап тотарга кесәсеме, намусымы сай бу бәндәнең.

Фото: bash.news
Читайте нас