«Вести-Башкортостан» телеканалындагы «Интервью» программасының туры эфирында Уфа хакимиятенең Юллар һәм ясалма корылмаларны төзү, ремонтлау идарәсе начальнигы вазыйфасын башкаручы Константин Паппе Салават Юлаев проспекты һәм Зәки Вәлиди урамы киселешендә транспорт чишелешен реконструкцияләү һәм автотранспорт хәрәкәтен оештыру темасына актуаль сорауларга җавап бирде.
- Республика Башлыгының транспорт чишелешен реконструкцияләүдә эш срокларын киметү буенча күрсәтмәсе бар. Сез бу йөкләмәне ничек башкарырга җыенасыз һәм бу башкарыла торган эшләрнең сыйфатына йогынты ясамасмы?
- Бу йөкләмәдә куелган мәсьәләләрне тормышка ашыру буенча эш бара. Инженерлар советын җыябыз. Инде төзелеш срокларын киметергә мөмкин булган берничә техник карар бар. Әмма моның өчен кайбер эксперт советлары үткәрергә кирәк. Шуннан соң ахыргы вердикт чыгарылачак.
Эшләр тәүлек әйләнәсенә башкарылачак. Әйткәндәй, кайчагында кайбер технологик тәнәфесләр барлыкка киләчәк, алар вакытында эшләр башкарылмый, әмма чынлыкта бу - шундый технология.
Мәсәлән, кыш көне бетон ныгытып катып беткәнче алдагы эш төрләрен дәвам итәргә ярамый. Шуңа күрә кайбер участокларда технологик паузалар булачак, әмма гомум эш тәүлек әйләнәсенә алып барылачак.
Фото:ufacity.info