Башкаладагы бер балалар бачасына йөрүчеләрнең ата-аналары чаң суга!
- Оныгым Валерий Лесунов урамындагы 58нче балалар бакчасына йөри, алар анда ач утыра, - дип яза Наталья Галиуллина. - Биредә азык-төлек машинасына керү өчен тәгаенләнгән капка алдына баласыз, әмма бик кәттә хатын көн саен машинасын куя. Бичара тәрбиячеләр, балалар ач тормасын өчен, машиналарны йөгерә-йөгерә бушатырга мәҗбүр, чөнки ул ишегалдына үтеп керә алмый. Ничә тапкыр полиция чакыртканнар, әмма нәтиҗә юк, имештер бу ханым зур түрә икән! Аның аркасында балалар ач торырга тиешме??!
Алар 12.00 сәгатьтә төшке ашка җыелырга тиеш булса да, 13.30 сәгатькә кадәр ач тора, чөнки вакытында ашый алмыйлар. Тәрбиячеләр барлык бидоннарны ташып, азыкны җылытканчы шул вакыт җитә. Балаларның ашыйсы килә! Ә 13.00 сәгатьтә алар инде йокларга тиеш бит!
Их, кая соң шунда бер эвакуатор белән бер кыю полицейский... Тагын бер фотога төшерүче. Кәттә ханымның "нур"лы йөзен, кем булуын беләсе килә.
Фото: "ВКонтакте"