Синоптиклар һава торышы кискен үзгәрәчәген фаразлады.
Атна ахырында Башкортстанда кискен җылытачак һәм карлы яңгыр көтелә.
Башкортстанда җомга, 15 гыйнварда, кискен җылытачак. Синоптиклар мәгълүматларына караганда, көчле салкын көннәрдән соң Арктика салкыны чигенәчәк. Аңа алмашка һава температурасының күтәрелүе һәм явым-төшем көтелә.
Төнлә термометр баганалары -7дән -9 градуска кадәр, көндез температура -3 градуска кадәр күтәреләчәк.
Гыйнварның беренче эш атнасының иң җылы көне — шимбә,16 гыйнвар, булачак.
Белгечләр карлы яңгыр явачагы турында да хәбәр итә.