8 гыйнварда Салават Юлаев проспекты белән Зәки Вәлиди урамы кисешкән юл урыны реконструкциягә ябылды.
Беренче 6 көндә нәрсәләр эшләнгәне хакында “Уралстрой” җәмгыятенең директор урынбасары Евгений Юткин сөйләде.
Ул юл билгеләре куелу, юл хәрәкәтенең яңа схемасына ярашлы светофорлар урнаштырылу, коймаларны, тротуар плитәләрен сүтү
турында белдерде.
Евгений Юткин әйтүенчә, әле асфальт өслекне демонтажлау бара, хәвефсезлек өчен бу эшләр төнлә башкарылачак. Объектта тәүлек әйләнәсенә эшчеләр ике сменада эшли.
Бу хакта тулырак: ufacity.info/press/news/388424.html
Фото: ufacity.info/press/news/388424.html