-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 гыйнвар 2021, 11:50

“Балалар товарлары җитештерү буенча махсус программа таләп ителә”

Балалар өчен товарлар индустриясе ассоциациясе (АИДТ) президенты Антонина Цицулинаның 14 гыйнварда үткән авторлык программасында “Альтернатива” пластмасса эшләнмәләре заводы генеральный директоры, республиканың Сәүдә-сәнәгать палатасы Советы рәисе, Башкортстанның Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Раил Фәхретдинов шулай дип белдерде.

Балалар өчен товарлар индустриясе ассоциациясе (АИДТ) президенты Антонина Цицулинаның 14 гыйнварда үткән авторлык программасында “Альтернатива” пластмасса эшләнмәләре заводы генеральный директоры, республиканың Сәүдә-сәнәгать палатасы Советы рәисе, Башкортстанның Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Раил Фәхретдинов шулай дип белдерде.

АИДТ – балалар өчен товарлар чыгаручы һәм бу өлкәдә хезмәтләр күрсәтүче Русия предприятиеләрен берләштергән коммерцияле булмаган оешма буларак билгеле. 2008 елда төзелгән Ассоциация балалар товарлары индустриясе буенча дәүләт стратегиясен тормышка ашыруда рәсми партнер буларак та киң танылды һәм Русия Президенты каршындагы Балалар сәясәте советы әгъзасы булып тора.

Туры эфирда үткән “Да - Игра!” программасы барышында Раил Фәхретдинов илнең пластмасса базарында “Альтернатива”ның, Русиядәге иң эре предприятие буларак, лаеклы урын тотуын билгеләде. Күпчелек товарлар ассортименты буенча предприятие Кытай җитештерүчеләреннән өстенрәк тора. Балалар өчен товарларга да кагыла бу. “Альтернатива” бу юнәлештә зур гына казанышларга иреште, атап әйткәндә, Уолт-Дисней кебек дөньякүләм компанияләр белән бәйләнешләр булдырды. “Альтернатива”, балалар товарларына халыкара сертификатлар алып, Европа дәрәҗәсенә чыкты.

"Шул ук вакытта, предприятиедә кулланылган полимер чималына соңгы чорда хакларның кискен күтәрелүе күзәтелә. Бизнеска пандемия дә тискәре йогынты ясады. Мондый шартларда балаларга тәгаенләнгән товарларга хаклар арту ихтималлыгы зур", - дип ассызыклады Раил Фәхретдинов.

Сүз дә юк, әлеге чорда “Альтернатива”да моңа юл куелмый һәм хакларның тотрыклылыгы социаль җаваплылык таләпләреннән чыга. Әмма бу өлкәдә хәлнең кискен үзгәрү мөмкинлеген дә күз уңыннан ычкындырырга ярамый. Шуңа да алдан чаралар күрү хәерле. Мәсьәлә ил хөкүмәте дәрәҗәсендә каралуны көтә.

Бу җәһәттән тапшыруны алып баручы Антонина Цицулина бизнеска ярдәмдә уңай мисал итеп Ульяновск өлкәсендәге һәм Алтай краендагы башлангычларны китерде. Биредә балалар товарлары сәясәтендә әлеге тармак предприятиеләренә салым чаралары буенча җитди генә ташламалар ясала. Русия Сәүдә-сәнәгать министрлыгы, шулай ук республиканың Сәнәгатьне үстерү фонды Башкортстанда да хәлне яхшыртырга сәләтле.

- Гомумән, балалар товарлары индустриясен үстерү буенча республика дәрәҗәсендә махсус программа кабул итү кирәклеге көн үзәгенә басты, - дип белдерде Раил Фәхретдинов.

Фото: АИДТ
Читайте нас: