-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 гыйнвар 2021, 21:25

Уфа башлыгы итеп Сергей Греков сайланды

Уфада Башкортстан башкаласы хакимияте башлыгы сайланды.

Уфада Башкортстан башкаласы хакимияте башлыгы сайланды.

Депутатлар бертавыштан республика Башлыгы Радий Хәбиров тәкъдим иткән сити-менеджер вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Сергей Греков кандидатурасы өчен тавыш бирде.

Сайлауда катнашкан Артур Гафаров һәм Алексей Слепнев шулай ук депутатлар алдында чыгыш ясадылар һәм шәһәр үсешенә үз карашларын бәян иттеләр.

Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, Сергей Грековны бердәм сайлау - зур аванс. Уфа хакимиятенең яңа җитәкчесен котлап, Радий Хәбиров, аның эшендә иң мөһиме – шәһәр кешеләре белән элемтә, дип искәртте. Өлфәт Мостафин формалаштырган команда составына килгәндә, Башкортстан Башлыгы кискен үзгәрешләрдән качарга киңәш итте.

«Башинформ»га биргән интервьюсында Сергей Греков хакимиятне «халык өчен тулысынча ачык» итәргә ниятләвен әйтте.

Яңа сити-менеджер белән контракт 2021 елның сентябренә кадәр имзаланган. Сайлаулардан соң яңа состав Уфа хакимияте башлыгын яңадан сайларга тиеш булачак.

Фото: Башинформ
Читайте нас: