-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 гыйнвар 2021, 12:45

Язын коронавирус дулкыны кабатланырмы?

Билгеле табиб-иммунолог моңа карата фикерен белдерде.

Билгеле табиб-иммунолог моңа карата фикерен белдерде.

Яз көне коронавирус белән авыручылар саны артмаячак, ул вакытка халык арасында иммунитет җитәрлек дәрәҗәдә формалашачак, җылы һава торышы да үз ролен уйнаячак.

Медицина фәннәре докторы, табиб-иммунолог, аеруча куркыныч йогышлы авырулар буенча белгеч Владислав Жемчугов әнә шундый фикер белдерде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Яз көне кояшлы һава торышы да үз ролен уйнаячак, чөнки ультрашәмәхә вирусларны юк итә, ди белгеч.
Элегрәк Жемчугов, Русиядә коронавирусның яңа очраклары ачыклануы кимү тагын ике атна дәвам итәчәк, дип белдергән иде. Иммунолог билгеләп үткәнчә, коронавирус салкын һава шартларында урамда таралмый диярлек.

Фото: sanktpeterburg.bezformata.com


Читайте нас: