-1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 гыйнвар 2021, 17:20

Файдалы казылмалар чыгаруга игътибар арта

Андрей Назаров социаль челтәрләрдә киләчәккә планнар белән бүлешкән.

Андрей Назаров социаль челтәрләрдә киләчәккә планнар белән бүлешкән.
Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрләрдә Гайдар форумы турында язган.
"Бүген икенче көн. Иртән төбәкләрдә минераль-чимал базасы үсешен тикшердек. Безнең өчен бу аеруча мөһим. Чөнки республиканың табигый байлыклары икътисадны үстерүгә дә зур өлеш кертә. Бүген республикада 1300 шундый чыганак билгеле. Биредә нефть, бакыр һәм алтын белән тимер, шулай ук химия тармагы өчен минераллар бар. ХIX гасырдан башлап файдалансак та, бүген аларның яртысы да үзләштерелмәгән. "Башнефть" кебек зур оешмаларга моның белән шөгыльләнү кызык түгел. Ә менә вак нефть предприятиеләре өчен бу бизнес төренә әйләнергә мөмкин. Бүген бездә шундый 11 компания бар.
Кызганычка каршы, административ ресурсларны дөрес кулланмыйча, бу өлкәдә хәлләр үзгәрмәячәк. Аларның урыннарын ачыклаудан керем ала башлаганчы, 5 елга якын вакыт үтә. Шуңа да без инвесторларга бу эштә әзер бизнес-план тәкъдим итәчәкбез. Бу әлеге вакытны 2-3 тапкыр кыскартачак.
Безнең файдалы казылмаларны чыгаруга юнәлтелгән инфраструктура проектлары да бар. Бу Сибай белән Ырынбур өлкәсендәге Сара поселогы арасына тимер юл төзергә мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук бу юл Казахстан белән ике араны 250 километрга кыскартачак" , - дигән ул һәм тагын берничә проектны телгә алган.
Фото: социаль челтәрдән.
Читайте нас: