Уфада транспорт белән уңайсызлыкларны бетерү өчен махсус кушымта эшли башлады.
Салават Юлаев проспекты белән Зәки Вәлиди урамы киселешендәге транспорт чишелешен реконструкцияләү аркасында җәмәгать транспорты хәрәкәте интервалы артты. Шуңа бәйле рәвештә, иртәнге һәм кичке сәгатьләрдә пассажир транспорты расписаниесен саклап калу мөмкин түгел. Шуңа күрә Уфа шәһәр округы хакимияте уфалыларны һәм шәһәр кунакларыннан моны аңлап карауны сорый һәм уңайсызлыклар өчен гафу үтенә.
Җәмәгать транспорты килү вакыты турында төгәл мәгълүмат өчен "Акыллы транспорт" мобиль кушымтасыннан яки Уфа шәһәре хакимиятенең рәсми сайтында "Транспорт онлайн"нан кулланырга киңәш итәбез. "Акыллы транспорт" мобиль кушымтасын Интернет челтәреннән күчереп була. Транспорт чишелешен реконструкцияләүгә багышланган махсус бүлектә урнашкан «Транспорт онлайн» онлайн режимда муниципаль, дәүләт һәм хосусый пассажирлар ташучы оешмалар шәһәр пассажир транспортының хәрәкәтен күзәтергә мөмкинлек бирә.