-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 гыйнвар 2021, 17:38

Уфада берничә урамда юллар ябыла

Бу тест рәвешендә башкарыла.

Бу тест рәвешендә башкарыла.
16-18 гыйнварда Уфада Зәки Вәлиди урамындагы юлүткәргечтә юл тест режимында тулысынча ябылган. Шулай итеп, Салават Юлаев проспекты һәм Зәки Вәлиди урамы киселешендәге юл чишелешен реконструкцияләү кысаларында транспорт агымы хәрәкәте схемасын тикшерүнең икенче этабы башланды.
Шәһәр координация штабы беренчел ябылу нәтиҗәләре буенча Уфа шәһәре жакимияте башлыгы Сергей Греков рәислегендә арытаба гамәлләр турында карар кабул итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, әлеге штаб теләсә нинди вәзгыятькә һәм тәүлек буе кешеләрнең мөрәҗәгатьләренә оператив җавап бирү өчен тәүлек әйләнәсенә эшли. Хөрмәтле автосөючеләр! Юл өлеше тулысынча ябылу сәбәпле, әлеге урам-юл челтәре участогында хәрәкәт кыенлыклары булырга мөмкин.
- Алдан өстәмә светофор объект урнаштырылды. Атна буе халык сигнал режимында билгеләнгән светофор объектның ничек эшләвен күрде - ул сары ут белән җемелдәде. Дуслык Монументы ягыннан турыдан-туры юл үткәргече алдында да модернизацияләнгән, - диде «Уфагорсвет» муниципаль предприятиесенең баш инженеры урынбасары Руслан Яхиббаев. - Безнең бурыч түбәндәгедән гыйбарәт - вәзгыятьне күзәтергә һәм мөмкин булган уңайсыз урыннарны ачыкларга, шунда ук оператив рәвештә аны хәл итәргә. Шуны аңларга кирәк, бүген һәм иртәгә ситуацияне сынау булачак, ә 18 гыйнварда - пик йөкләнеш, шуннан соң трафик тотрыклыланачак. Без тәүлек буе вәзгыятьне мониторинглыйбыз. Дүшәмбе көнне, иртә таңнан, монда оператив режимда хәрәкәтнең мөмкин булган кыенлыкларын җиңеләйтү өчен Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең өстәмә постлары булачак.


Хәзерге вакытта юлүткәргечнең алданрак ябылган ярты өлешендә без асфальт-бетон өслекне сүтәбез. Юлүткәргеч конструкциясенең деформация җөйләрендә бетон распилкасы үткәрелгән. Тиздән икенче яртысында эшли башлыйбыз, пролетлы төзелеш балкасын сүтүгә керешәбез. Юл хәрәкәте иминлеген һәм барлык нормаларны тәэмин итү өчен, бу эшләрне төнлә башкарачакбыз, - дип аңлатты подрядчы оешма вәкиле, «Уралмостострой» җәмгыяте 30 нчы Мостоотряд җитештерү буенча директор урынбасары Евгений Юткин.


Юлүткәргечне реконструкцияләү эшләрен 2021 елның ноябрендә төгәлләү планлаштырыла.


Водительләргә уңайлы булсын өчен видеоязма да эшләнгән.
Читайте нас: