-9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 гыйнвар 2021, 01:15

"Бу өлкә тагын да үсәчәк әле"

Төзелеш буенча ил субъектлары фикер алышты.

Төзелеш буенча ил субъектлары фикер алышты.
Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрләрдә төзелеш турында язды.
"Русиянең инновация төбәкләре ассоциациясе утырышы үтте. Анда Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һәм ил субъектлары башлыклары катнашты. Ел эчендә коронавирус инфекциясе нәтиҗәсендә икътисади үзенчәлекне хәл итү буенча бик күп тәкъдимнәр әзерләнде. Ассоциация Русия субъектларында иң уңай тәҗрибәне туплау,, алмашу һәм тарату буенча махсус проект чыгарды һәм башка башлангычларны гамәлгә ашырды. Утырыш барышында төзелешкә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде. Марат Шакирҗан улы 2021 елда бу өлкәдә административ процедураларны кыскарту кирәклеген әйтте. Ул илдә төзелеш эшен җиңеләйтәчәк. Башкортстанда без бу турыда күптән сүз алып барабыз. Ассоциация белән тагын да ныграк хезмәттәшлек алып бару кирәклегенә тагын да ышандым", - дигән ул.
Фото: социаль челтәрдән
Читайте нас: