Юлда йөрүчеләр игътибарлы булсын.
Игътибар! Башкортстанда М-5 трассасында хәрәкәт чикләнәчәк. Бүген урындагы вакыт белән 19 сәгать 30 минутта пассажирлар автобуслары, маршрут таксилары, җиңел таксилар, йөк транспорты өчен Мәскәү - Рязань - Пенза - Самара - Уфа - Чиләбе өлкәсе, Татарстан Республикасы, Башкортстан Республикасында 11500нче километрдан 1363 000нче километрга кадәр автомобиль юлы участогында вакытлыча чикләү кертелде.
Сәбәбе: начар һава шартлары (буран, көчле кар яву, күз күреме чикләнү).
Хәрәкәтне чикләүне тәмамлауның якынча вакыты - 17 гыйнварда 02 сәгать 00 минут (урындагы вакыт). Юлдагы штаттан тыш хәлләр турында "Приуралье" юл идарәсенең тәүлек буе дежур-диспетчерлык хезмәте номеры буенча шалтыратып хәбәр итәргә мөмкин. Телефоннар: 8(347) 286-07-18, 8-917-046-79-53.