-5 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 гыйнвар 2021, 13:45

Паспортлы кеше өстенлекләргә ия булачак

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров яңа проект башлану турында игълан итте.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров яңа проект башлану турында игълан итте.

Республиканың коронавирус белән авырган яки вакцина алган барлык кешеләренә "антиковидный" паспорт бирәчәкләр.

Проектның асылы шунда, ковидтан прививка алган кеше кайбер преференцияләр, ташламалар һәм гамәлләр ирегенә ия булачак.

Әйтик, мисал итеп, вакциналанган кеше спектакльләргә, концертларга, кинога – 30 процентлы квота кысаларында түгел, ә аннан тыш та керә ала. Спорт матчларына ул теләсә кайсы урынга билет сатып алалачак. Кайбер кибетләр проектның партнерлары булачак һәм QR-код буенча катнашучыга ташламалар бирәчәк. Вакцина алган кешеләр фитнес-үзәкләргә, шифаханәләргә, туристлык урыннарына ирекле йөри ала. Укытучылар өстәмә ял көннәре белән тәэмин ителәчәк. 65 яшьтән өлкәнрәк булган гражданнарга карата эпидемиягә каршы барлык чикләүләр бетереләчәк. Проект турында җентекләбрәк бүген сайтта әзерләнгән һәм бастырылачак карточкалар сөйләячәк.

Радий Хәбиров ассызыклаганча, гражданнарның шәхси мәгълүматларының хәвефсезлегенә аерым игътибар биреләчәк. «Шулай итеп, бу проектта иң мөһиме - вакциналауны популярлаштыру, чөнки бу чаралардан башка без күмәк иммунитетка ирешмибез, эпидемияне җиңә алмаячакбыз. Кешеләр авырый», - диде ул. Ул санлы кодларны санаучы җайланмаларда җитешсезлек булмасын өчен технологик чылбырны эшләргә кушты.

Төбәк Башлыгы хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин хәбәр иткәнчә, паспортлы кешеләр өчен «Уфа-Арена»да, «Нефтяник» стадионында һәм башка спорт чараларында һәм объектларда махсус чаралар гамәлгә ашырылачак.

«Салават Юлаев», «Уфа» футбол клубы матчларында әлеге паспорты булган җанатарлар өчен аерым трибуналар бүленәчәк», — дип аңлатты Александр Сидякин.

Аерым алганда, вакцина ясаткан һәм авырып терелгәннәр - ковидка кадәр булган вакыттагы кебек, ягъни трибуналарны тулысынча тутырып, ә калганнары социаль дистанцияне үтәп утырачак.

Шулай ук, ковидка каршы паспортка ия булучылар өчен бассейн һәм фитнес-үзәкләргә төрле ташламалар каралган.

Фото: башинформ
Читайте нас: