+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 гыйнвар 2021, 22:10

Җылылык өчен түләүләр арту һава торышына бәйле

Берничә минут элек БСТ телеканалының туры эфирында җылылык өчен түләүләрнең артуы буенча брифинг башланды.

Берничә минут элек БСТ телеканалының туры эфирында җылылык өчен түләүләрнең артуы буенча брифинг башланды.
Аны республика Башлыгының социаль коммуникацияләр буенча идарәсе җитәкчесе Елена Прочаковская алып бара.
- Гыйнвар башында ни булды? Түләүләргә хак арту нидән барлыкка килде? - дип беренче сорауны бирде ул. - Гыйнвар бәйрәмнәрендә комиссия төзелде. Без халыктан килгән шикаятьләрне тикшерә башладык. Беренчедән, температура төшүе. Ноябрьдә -4, декабрьдә уртача -12 булды. Узган елда декабрьдә -10 градус булды. Температура үзгәрү нәтиҗәсендә түләүләр 40 процентка артырга мөмкин. Ә аннан күбрәк булган очракларны җентекле тикшерә башладык. Приборларның дөрес күрсәтмәве түләүләрнең дөрес түгеллегенә китерә, - дип билгеләде торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев.
Читайте нас: