Җылылык өчен түләүләрнең артуы буенча республика Иҗтимагый палатасына мөрәҗәгать итүчеләр күп. Кешеләр түләүләрнең ничек килеп чыгуын аңламый. Шунысын да билгеләргә кирәк, бу сорауны тикшергән саен сораулар арта гына.
- Халыкка бу турыда мәгълүмат бирергә кирәк. Аеруча пенсионерлар түләүләрнең кайдан килеп чыкканын аңламый. Алар Интернет белән кулланмый, - диде белгечләр. - Чыннан да, өлкәннәр белән сөйләшү алып барырга кирәк. Кайберләре социаль челтәрләрдән куллана белә. Әмма алар күп түгел, - диде торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Борис Беляев.