Юллар кайчан тулысынча ачылыр?
18 гыйнварда Башкортстан Республикасы Премьер-министры Андрей Назаров Салават Юлаев проспекты һәм Зәки Вәлиди урамы киселешендә юл эшләренең үтәлешен тикшерде. Узган атнада кертелгән юл хәрәкәтен җайга салу чаралары нәтиҗәсендә әлеге участокларда йөрүләр киеренкелеген киметүгә ирешелде. Әлеге юнәлеш буенча эш дәвам итәчәк.
Хәзер чишелешне алга таба реконструкцияләүнең ике варианты карала. Беренчесе - гыйнварның беренче көннәрендә булган кебек полосалар буенча. Бу очракта юлүткәргечне ремонтлау киләсе елда төгәлләнәчәк. Икенчесе - хәрәкәтне тулысынча ябу. Ул вакытта эш сроклары ике тапкыр кыскара һәм 2021 елның көзенә тәмамланачак.
- Төзүчеләр тәүлек буе эшләгәндә юлүткәргечне сентябрьгә кадәр реконструкцияләүне төгәлли алачак. Бу, әлбәттә, шәһәргә кергәндә юл ситуациясен яхшыртачак. Юлүткәргеч киңәйтеләчәк һәм озынайтылачак. Биредә полосалар саны 4тән 6га кадәр артачак, ә пассажирлар агымы - 30 процентка, - диде Андрей Назаров.