Узган Эстетика елына багышланган чараларда Башкортстанның барлык 63 муниципалитеты да актив катнашты.
Төзекләндерү эшләре барышында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе хезмәткәрләре, предприятиеләр һәм оешмалар көчләрен берләштерергә, шулай ук халыкны җәлеп итәргә мөмкин булды. Бу хакта төбәк вице-премьеры, торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә сөйләде.
Төбәкнең торак пунктларында 389 километр юл төзекләндерелгән һәм 350 километр койма урнаштырылган, 450 мең квадрат метр газон тергезелгән һәм 338 мең квадрат метры төзекләндерелгән, 132 километр озынлыктагы урамнар яңартылган һәм 187 километр тротуар салынган.
Яктылык системаларын ремонтлау турында сөйләгәндә, Борис Беляев республикада 10 меңнән артык яктырткыч алыштырылуын хәбәр итте. “Яшел Русия - Яшел Башкортстан” марафоны кысаларында 1,7 миллионнан артык агач һәм куак утыртылды. Әлеге акция нәтиҗәләре буенча республика Русиядә иң яхшысы булды. Башкортстанда 34 мең квадрат метрдан артык чәчәк түтәле ясаганнар, 33 муниципалитетта граффити урнаштырганнар, яңа арт-объектлар урнаштырганнар. Борис Беляев Нефтекама, Сибай, Уфа, Стәрлетамак, Стәрлебаш һәм Мәләвез районнарын аерым билгеләп үтте.