-16 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 гыйнвар 2021, 00:00

Хөкүмәт йорты алдына квитанцияләр белән халык җыелды

Әлеге шау-шу җылылык өчен түләүләрнең артуына бәйле.

Әлеге шау-шу җылылык өчен түләүләрнең артуына бәйле.
Бүген Уфада Хөкүмәт йорты алдына "БашРТС" квитанцияләрендә зур суммаларга ачуы чыккан берничә дистә уфалы килде. Флешмобка чакырулар мессенджерлардагы йорт чаты аша алдан ук җибәрелгән. Җыелучылар янына торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев чыкты.
Ак йорт фойесында төшерелгән видеоны халык социаль челтәрләргә урнаштырган. «Һәр проблеманы аерым тикшерергә кирәк, - дип аңлатты җыелган халыкка министр.
- "Перетоп"лар барганда, идарәче компанияне "тотып алырга" кирәк. Кайда алар?».
Ачулы халык исә барлык инстанцияләргә мөрәҗәгать итүен, әмма нәтиҗәсез, булуын әйтә. Борис Беляев мәгълүматны министрлыкка җиткерергә сорады һәм мөрәҗәгатьләргә җавап бирергә вәгъдә итте. Алга таба җыелучылар якындагы Башкорт драма театрының Кече залына күчтеләр.
Исегезгә төшерәбез, җылылык өчен югары түләүләр проблемасы бүген Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә дә күтәрелде.
Фото: bashinform.ru
Читайте нас: