-14 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 гыйнвар 2021, 00:30

Күрсәткечләр көтелгәннән дә югарырак

Эшкуарлыкны үстерүгә игътибар кимеми.

Эшкуарлыкны үстерүгә игътибар кимеми.
Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары, Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов проект комитеты утырышын уздырды, анда Башкортстан Республикасында 2020 елда «Кече һәм урта эшкуарлык,ңшәхси эшкуарлык башлангычына ярдәм» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре каралды һәм агымдагы елга бурычлар билгеләнде.
Төбәк проектларын башкаручылар тарафыннан максатка ярашлы барлык күрсәткечләргә 100 процент ирешү тәэмин ителде. Шул ук вакытта Дәүләт комитеты үз йөкләмәләрен арттырып үтәде. Мәсәлән, «Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары һәм ярдәм алган үз-үзләренә эшләүче гражданнар саны» күрсәткече 6,6 мең тәшкил итте, бу планлаштырылганнан 80 процентка диярлек югарырак.
«Бирелә торган микрозаймнар күләме» күрсәткече 9 процентка артып китте һәм 558 микрозайм тәшкил итте. "Үз статусын теркәгән үз-үзләренә эшләүче гражданнар саны, үз-үзләренә эшләүчеләр өчен салым режимын кертүне исәпкә алып, 37,9 мең кеше яки планга карата 127,7 процент тәшкил итте.
Фото: strategy24.ru
Читайте нас: