БСТ каналындагы туры эфирда җылылык өчен түләү кәгазьләрендә бәяләрнең артып килүенә кагылышлы сорауларга белгечләр җавап бирә. Идарә итүче компанияләр ничек эшли?
Брифингта күтәрелгән сорауларның берсе - кышка әзерлек.
- Кышка өйләр ничек әзерләнә? Әзерлек паспорты булырга тиешме? - Бу мәсьәләгә бармак аша караучылар бар. Әлеге комиссия 10 сентябьгә кадәр әзерләнергә тиеш иде. Киләсе елга бу өлкәдә каты контроль булачак. Идарәче компанияләрнең эшләрен тикшерәчәкбез, - диде Торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча республика дәүләт комитеты рәисе Илдар Шәфыйков.