Республика Башлыгы Радий Хәбиров белдерүенчә, аңа ия булучылар аерым өстенлекләрдән файдаланачак.
Кичә төбәк Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус белән көрәш уңаеннан кабул ителгән югары әзерлек режимы турындагы указына үзгәрешләр кертелү турында игълан итте. Документ республика Башлыгының хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.
Аның белдерүенчә, шушы көннән социаль учреждениеләрдә үзизоляция режимын эзлекле рәвештә гамәлдән чыгара башлаячаклар. Хезмәткәрләр 14 көнлек сменадан гадәти эш режимына күчәчәк. “Без эпидемиологик хәлне бәяләдек, киңәшләштек. Социаль учреждениеләр хезмәткәрләренең мондый режимда эшләп арыганлыгын аңлап эш иттек”, — диде республика Башлыгы.
Шулай ук, ул 65 яшьлек һәм аннан өлкәнрәкләр һәм хроник авырулары булган кешеләр өчен үзизоляция режимының 28 гыйнварга кадәр мәҗбүри саклануын ассызыклады. Моннан тыш, шушы көннән республика һәм Бөтенрусия ярышларын үткәрү рөхсәт ителә, шулай да залның тулуы ачык һавада — 50, ябык бинада 30 проценттан артмаска тиеш.
Чарада Радий Хәбиров коронавирус инфекциясеннән вакциналау зарурлыгы турында белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, вакциналаудан башка гына бу чирдән котылып булмаячак. “Ил Президенты кушуы буенча 18 гыйнвардан коронавирус инфекциясеннән киңкүләм вакциналау башлана. Безнең коллегалар бу атнада тагын да күбрәк доза киләчәген һәм вакцина күбрәк эшләнәчәген раслады. Мин инде Сәламәтлек саклау министрлыгына кирәкле бөтен инфраструктураны әзерләргә куштым. Бу — бик зур эш күләме. Безгә бик күп халыкны вакциналарга кирәк булачак, чөнки төрле карашлар бар, без аларны хөрмәт итәбез, әмма вакцинациядән башка коронавирус инфекциясеннән котыла алмаячагыбызны төгәл беләбез. Кешеләр чирләвен дәвам итә, шуңа күрә бу — Хөкүмәт өчен мөһим бурыч”, — диде төбәк җитәкчесе.
Гыйнвар ахырына кадәр Башкортстанга ким дигәндә 50 мең доза вакцина кайтарылыр дип көтелә. Бу хакта сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итте. Аның белдерүенчә, бүгенге көнгә Башкортстанга “Спутник V” вакцинасының 14 меңнән артык дозасы килгән. “17 гыйнварга булган мәгълүматларга караганда, беренче компонент — 7,5 меңнән артык кешене, икенче компонент – 3 меңнән артык кешене колачлады, — дип билгеләп үтте министр. — Вакциналау пунктлары саны арттырыла. Әле алар республикада барлыгы 80нән артык”.
Төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, 18 гыйнварга Башкортстанда яңа коронавирус инфекциясенең 22 068 очрагы расланган. Бер тәүлек эчендә 166 кеше инфекция йоктырган. “Үсеш динамикасы шушы саннар чикләрендә тора. Таралу коэффициенты 1дән артмый, бу хәл тотрыклылану турында фикер йөртергә мөмкинлек бирә”, — диде Максим Забелин.
Хәзерге вакытта стационар дәвалауда — 805, шул исәптән интенсив терапия һәм реанимация бүлекләрендә 63 кеше, 18 кеше ИВЛ аппаратларына тоташтырылган. Төбәктә 25 лаборатория эшли, алар ПЦР ысулы белән COVID-19 диагностикасын үткәрә.
Киңәшмәдә Радий Хәбиров Башкортстанда яңа проект башлану турында игълан итте. Республиканың коронавирус белән авырган яисә вакцина алган барлык кешеләренә “антиковидный паспорт” бирәчәкләр. Проектның асылы шунда: ковидтан прививкаланган кеше кайбер преференцияләргә, ташламаларга һәм гамәлләр ирегенә ия булачак. Әйтик, ул спектакльләргә, концертларга, кинога 30 процентлы квота кысаларында түгел, ә аннан тыш та керә алачак. Спорт матчларына ул теләсә кайсы урынга билет сатып ала алачак. Кайбер кибетләр проектның партнерлары булачак һәм QR-код буенча катнашучыга ташламалар бирәчәк. Вакцина алган кешеләр фитнес-үзәкләргә, шифаханәләргә, туристлык урыннарына ирекле йөри алачак. Укытучылар өстәмә ял көннәре белән тәэмин ителәчәк. Мондый паспорты булган 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга карата эпидемиягә каршы барлык чикләүләр бетереләчәк.
Республика Башлыгы ассызыклавынча, гражданнарның шәхси мәгълүматларының хәвефсезлегенә аерым игътибар биреләчәк. “Шулай итеп, бу проектта иң мөһиме — вакциналауны популярлаштыру, чөнки бу чаралардан башка без күмәк иммунитетка ирешә, эпидемияне җиңә алмаячакбыз”, — диде ул.
Чарада торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляевның җылылык өчен тарифлар арту сәбәпләре турындагы чыгышы тыңланды. Аннан соң Радий Хәбиров аңа катгый кисәтү ясады: “Сез инде икенче тапкыр кисәтеләсез. Өченче тапкыр булмаячак!” — диде республика Башлыгы. — Сез — моның өчен җавап бирүче ведомство җитәкчесе, Сез шул исәптән бу мәсьәләләрне фаразларга тиешсез”.
Радий Хәбиров билгеләп үтүенчә, Транспорт һәм юл төзелеше министрлыгы — юлүткәргечне ремонтлау, Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы җылылык мәсьәләләре буенча начар эшләгән. “Халыкка аңлатырга кирәк. Урамга чыгыгыз — кешеләрдән 1/12дән 1/8гә күчүнең нәрсә икәнлеген сорагыз. Күпчелек аны белмәячәк. Моңа җитди карагыз, зинһар!” — диде Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы җылылык өчен түләүләрне һәм артык исәпләнгән сумманы кире кайтаруны ачыклау буенча эшне төгәл оештыруны таләп итте.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.