Фатирда суык яисә эссе булса, кемгә мөрәҗәгать итәргә?
БСТ каналында барган брифингта хаәыктан килгән сорауларга җавап бирү дәвам итә. Нефтекамада яшәүче, фатирында яшәмәгәнлектән, җылылыкны сүндереп торуын әйткән. Бу җәһәттән ниндидер ташламалар бармы?
- Әлеге фатирга биргән җылылык йортны җылытуга китә. Әлбәттә, бу аерманы кайтарырга мөмкин. Нефтекамада да җылылыкка түләүгә кагылышлы мөрәҗәгатьләр күп булган.
- Төрле тикшерүләр булды. Әмма кайбер өйләрнең иске булуы да моңа йогынты ясый. Билгеле, бу чыгымнар да таләп итә. Әлбәттә, мөмкин кадәр аларны хәл итәбез, - диде Нефтекама шәһәре хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев. Фатирда температура +20-22 градус булырга тиеш. Әгәр дә күбрәк яисә азрак булса, идарә итүче компаниягә мөрәҗәгать итәргә кирәк.