Салават Юлаев проспекты һәм Зәки Вәлиди урамы киселешендәге юлүткәргеч төзелешен 2021 елның сентябрь башында тәмамлау планлаштырыла.
Бүген муниципалитетта видеоконференцэлемтә режимында Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Сергей Греков җитәкчелегендә узган оператив киңәшмә барышында Салават Юлаев проспекты һәм Зәки Вәлиди урамы киселешендәге транспорт чишелешен реконструкцияләүнең агымдагы хәле турында хәбәр иттеләр. Доклад белән хакимият башлыгы урынбасары Радмил Мөслимов чыгыш ясады.
Генераль подрядчы оешма булган «Уралмостострой " җәмгыяте 17 гыйнварда юлүткәргечнең ябык өлешендә әзерлек эшләрен тәмамлады. 18 һәм 19 гыйнварда 00.00 сәгатьтән 05.00 сәгатькә кадәр Салават Юлаев проспекты буенча эшләр башкару участогында пролет төзелешенең гамәлдәге балкаларын демонтажлау өчен хәрәкәт ябыла.
Радмил Мөслимов аңлатканча, барлык юлүткәргеч 20 балкада тора, аларның сигезе бүгенге көнгә демонтажланган инде. Балкаларны сүтү эшләрен гыйнвар ахырына тәмамлау планлаштырыла. Әйтергә кирәк, бер балканың авырлыгы 42дән 50 тоннага кадәр һәм аның габаритлары бәләкәй түгел. Балкаларны көндезге вакытта юл хәрәкәтен кыенлаштырмас өчен төзелеш мәйданыннан алып китәләр. Шуңа бәйле рәвештә, бу эшләр юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеген тәэмин итү өчен төнлә генә башкарыла.
18 гыйнварда, килеп туган хәлне исәпкә алып, Салават Юлаев проспектында светофорның яшел сигналы янган вакыт шәһәргә керү өчен 120дән 400 секундка кадәр көйләнде. Хәрәкәтнең 7 баллга кадәр катлаулануы күзәтелде, шул исәптән юл-транспорт һәлакәтләре аркасында.
- 18 гыйнвар иртәсендә ЮХХДИнең дүрт экипажы кизү торды, шул ук вакытта аларның өчесе иң катлаулы участокларда хәрәкәтне көйләү белән шөгыльләнде, берсе юл-транспорт һәлакәтләренә барды. Берничә юл-транспорт һәлакәте булган очракта экипажлар җитми, пик сәгатьләренә тагын 2 экипаж өстәргә кирәк, - дип хәбәр итте Радмил Мөслимов. Иртәнге пик сәгате - 08.15 сәгатьтән 9.00 сәгатькә кадәр.
18 гыйнварда республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров катнашлыгында узган күчмә оператив киңәшмә нәтиҗәләре буенча юлүткәргечтә хәрәкәтне тулысынча ябып та реконструкция алып бару турында карар кабул ителде.
Фото: ufacity.info