-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 гыйнвар 2021, 23:25

Законнар чыгару эшчәнлеге тикшерелде

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте эшчәнлеген хокукый яктан тәэмин итү буенча йомгак ясалды һәм 2021 елга бурычлар билгеләнде.

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте эшчәнлеген хокукый яктан тәэмин итү буенча йомгак ясалды һәм 2021 елга бурычлар билгеләнде.

20 гыйнварда Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә закон проекты эшчәнлеге, законнар чыгару мәсьәләләре һәм суд эше турында фикер алышынды. Республиканың социаль-икътисади үсешенең барлык өлкәләрендә дә дәүләт җайга салуының төп факторы булып норматив-хокукый актлар тора.
Киңәшмә йомгаклары буенча Илшат Таҗетдинов республика башкарма хакимият органнарына Башкортстан Хөкүмәте документларын әзерләү сыйфатын, ведомство һәм хөкүмәт хокукый актларына мониторинг ясауны контрольдә тотуны көчәйтергә, шулай ук министрлык һәм ведомство юристларының квалификациясен даими нигездә арттырырга, эшләмәгән һәм законнарга туры килми торган проектларны әзерләгән өчен шәхси җаваплылык билгеләргә кушты.
Ахырда Илшат Таҗетдинов читтән торып рәхмәт хатлары тапшырды һәм Башкортстанның Финанс министрлыгы һәм Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты коллективларына намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Фото: pravitelstvorb.ru
Читайте нас: