Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров төбәктә күпфатирлы йортлар төзелеше тәмамлануны координацияләү буенча республика штабы утырышын үткәрде.
Утырышта каралган мәсьәләләр арасында Уфа шәһәрендә «Черемушки» торак комплексы төзелешен төгәлләү өчен проект финанславын җәлеп итү, Уфа шәһәренең «Госстрой» компанияләр төркеме объектларында «Садовое кольцо» компаниясе көче белән торак йортлар төзегәндә гражданнарның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен тергезү буенча агымдагы хәл, шулай ук «Миловский парк» торак комплексында «КилСтройИнвест» җәмгыяте объектларында торак йортлар төзегәндә гражданнарның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен тергезү буенча чаралар планын («юл картасын») гамәлгә ашыру бар иде.
2020 елның декабрендә «Госстрой»ның кайбер проблемалы объектларын төзеп бетерү бурычын үз өстенә алган «Садовое кольцо» компанияләр төркеме «Белая река» торак комплексы һәм А секцияләренең алданган өлешчеләренә ачкычлар бирә башлады. Фатирларны 515 кеше алачак.
Барлыгы Башкортстанда төзелеш алып баручылар тарафыннан йөкләмәләрне үтәмәүдән зыян күргән 7500 граждан исәпләнә. Бүгенге көндә алар 6500 кеше калган. Федераль таләпләр нигезендә гражданнарның хокукларын торгызу 2024 елга кадәр планлаштырыла.