+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 гыйнвар 2021, 21:50

"Дөрес карар кабул иттек"

Күпбалалы гаиләләр быел да дәүләт ярдәме алачак.

Күпбалалы гаиләләр быел да дәүләт ярдәме алачак.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров күпбалалы гаиләләргә нинди ярдәм күрсәтелүе турында социаль челтәрләрдә язган. "Узган елда без Башкортстанда күпбалалы һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә закон буенча каралган бушлай җир кишәрлегенә альтернатива сыйфатында 250 мең сум акча тәкъдим итәргә, дигән карар кабул иттек.
Минемчә, бу - дөрес карар, чөнки барлык районнарда да инфраструктуралы участоклар юк, барлык гаиләләр дә шәхси йортлар төзергә теләми. Участокны еллар буе көтәргә дә туры килә, чөнки чиратта әле 16 мең гаилә тора. Карар кирәкле булып чыкты - 2020 елда 200 кеше альтернативадан файдаланды. Шуңа күрә быел да без бюджеттан 100 миллион сум бүлдек, димәк, ярдәмне тагын 400 гаилә алачак.
Таныклыклар, узган елдагы кебек үк, муниципаль берәмлекнең чиратына пропорциональ биреләчәк. Ә алдагы елларга бу программага сумманы арттырачакбыз. Җир участогы яисә акча мәсьәләсен хәл итәр өчен республика Җир һәм милек министрлыгына, яки урындагы хакимияткә мөрәҗәгать итәргә кирәк", - дип язган Башлык.
Фото: superpraktik.u
Читайте нас: