-14 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 гыйнвар 2021, 22:00

Сезне җиңүләр белән көтәбез!

Республика яшьләре бәйгеләрдә югары уңышларга ирешкән.

Республика яшьләре бәйгеләрдә югары уңышларга ирешкән.
“Мин - профессионал” студентлар олимпиадасында катнашучы 29 меңнән артык кеше сайлап алу онлайн-этабындагы биремнәрне уңышлы үтәгән һәм йомгаклау этабына узган. Шуларның 500дән артыгы Башкортстанда белем ала. Әлеге олимпиада - Русия Фән һәм югары белем министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырылучы "Русия - мөмкинлекләр иле" Президент платформасының флагман проектларының берсе. Аның йомгаклау этабы февраль уртасында старт ала һәм апрель ахырына кадәр дәвам итәчәк.
«Без сайлап алу онлайн-этабына йомгак ясадык һәм олимпиадада катнашкан 29 263 кешене ярышларның йомгаклау этабына чыгу белән котларга әзер. Быел ул беренче тапкыр онлайн-форматта узачак, - дип сөйләде олимпиада җитәкчесе Валерия Касамара. - Катнашучылар өчен хәзер “кайнар” вакыт җитә: көчләрне тупларга, әзерләнергә һәм һөнәри белемнәреңне күрсәтергә кирәк. Ләкин көндәшлектән һәм катлаулы биремнәрдән куркырга кирәкми: үзегезгә югары планка билгеләгез һәм барысы да килеп чыгар».
Валерия Касамара билгеләп үткәнчә, соңгы этапка узган 522 катнашучы Башкортстан Республикасының югары уку йортларында белем ала. Иң күренекле нәтиҗәләрне яшьләр түбәндәге юнәлешләр буенча күрсәткән: «Юриспруденция» (Башкортстан Республикасыннан 62 финалист), «Лечебное дело и педиатрия» (37), «Материалование и технологии материалов» (26), «Экология» (25) и «Психология» (22). Шулай итеп, Башкортстан Республикасы олимпиада финалистлары саны буенча лидер төбәкләр унлыгына керде.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас: