-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 гыйнвар 2021, 23:20

Бозлавыкта ничек машинада йөрергә?

Белгечләр түбәндәгеләрне киңәш итә.

Белгечләр түбәндәгеләрне киңәш итә.
Алдагы ике тәүлектә республика территориясе циклон йогынтысында булачак. Җепшек кар, карлы яңгыр, аерым районнарда буран, бозлавык, электр чыбыкларына һәм агачларга юеш кар ябышуы, юлларда кар көртләре, бозлавык көтелә. 23-24 гыйнварда республиканың көнчыгыш районнарында һава температурасының 32 градуска кадәр түбәнәюе көтелә. Автомобиль йөртүчеләр өчен хәвефсезлек кайгыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген тагын бер кат ассызыклыйбыз.
Автомобильдә кышкы резинаны вакытында алыштырыгыз! (Резинаны яңарту вакыты һәр очракта, әлбәттә, индивидуаль. Без яңарту турында уйланырга тәкъдим итәбез). Кар каршыга яуса, "дворник"ларны, тәрәзәләрне һәм көзгеләрне чистартыгыз. Бозлавык юлда югары тизлек трассадан чыгып очу һәм һәлакәт белән яный. Хәрәкәт тизлеге юл ситуациясенә бәйле булырга тиеш.
Колея һәрвакыт куркыныч тудыра. Колеялы юлны ул машина тәгәрмәчләре арасында калырлык итеп узарга тырышыгыз. Тизлекне киметегез. Хәвеф чыганакларының берсе - бозлавыкта автомобильгә контрольлек итеп булмау, аның салулап китүе. Кискен хәрәкәтләрдән тыелыгыз. Газга, тормозга нык басарга яки рульне интенсив әйләндерергә ярамый. Өзек-өзек тормозга басуны өйрәнергә кирәк.
Алгоритмнар алгы, арткы яки тулы приводлы машиналарда сизелерлек аерыла: Арткы привод булганда, автомобильнең акселератор педаленә баскач, ул шуып барса, шунда ук газны ташларга кирәк. Әгәр бозлавык тау түбән урында машина двигатель белән тормозлый башлый һәм, салулап, аның арткы өлешен читкә алып китә икән, югарырак тапшыруга күчереп, бераз газ өстәргә кирәк. Бу вакытта рульне шуып киткән якка борырга кирәк. Әгәр автомобиль алгы приводы булса, ул шуып киткәч, шундук иң түбән тапшыруга күчеп, рульне шуып барган якка борып, газ педаленә басарга кирәк. Мондый гамәлләр машинаның торышын тигезләүгә китерергә тиеш. Тулы приводлы автомобильдә бозлавык юлдан чыгу иң авыры. Монда бердәнбер юл - руль тәгәрмәчен шуып киткән якка таба чак кына борырга мөмкин. Газ педаленә кагылмау, аны элеккечә калдыру яхшырак. Үзегезне саклагыз!
Фото: drive2.ru
Читайте нас: