Илебездә фатирлар буйлап рейдлар башлана. Аларны торак инспекциясе хезмәткәрләре оештыра. Әлеге чараларның төп максаты - законсыз рәвештә торак планировкасын үзгәртүләрне ачыклау һәм аларның хуҗаларын җаваплылыкка тарттыру. Үз белдегең белән аш-су бүлмәсе ишеген алсаң да, штраф язып китәргә мөмкиннәр.
РЕН ТВ каналы хәбәр итүенчә, илебездә торак инспекциясе хезмәткәрләре фатирлар буйлап рейдка чыккан да инде. Законсыз рәвештә торакның планировкасын үзгәртүләрне (тиешле урыныннан алынган стеналарны), үз белдегең белән үткәрелгән коммуникацияләрне ачыклау белән беррәттән, инспекторлар вак-төяк нәрсәләргә дә игътибар итәчәк. Мисал өчен, алып куелган аш-су бүлмәсе ишеге өчен дә штрафка эләгергә мөмкин.
Фатирларга килгәнче, инспекторлар аның хуҗаларына язма рәвештә почта аша хәбәр җибәрә, үзләренең бер айдан соң билгеләнгән сәгатьтә киләчәген җиткерә. Бу хәбәр ике тапкыр җибәрелергә мөмкин. Әгәр дә фатир хуҗасы инспекторларны кабул итәргә риза түгел икән, контролерлар судка мөрәҗәгать итә һәм суд приставлары белән килә.
Әгәр дә торактагы үзгәртеп корулар техник таләпләрне бозмаса, аларны бары теркәп кенә куялар, ә инде хәвефле дип табылсалар, фатир хуҗасыннан аларны элекке хәленә китерүне таләп итәләр. Фатир иясе моңардан баш тартса, торагыннан бөтенләй колак кагарга да мөмкин - квадрат метрлары сатарга куелуы ихтимал.
Рейдлар башлану уңаеннан полиция хезмәткәрләре халыкны уяу булырга чакыра: инспекторлар урынына фатирлар буйлап җинаятьчеләр йөри башларга да бик мөмкин. Торагыгызга бурлар төшмәсен дисәгез, тикшерү белән килүчеләрнең документларын сорарга кыенсынмагыз. Шигегез туса, шунда ук полициягә шылтыратыгыз!
Фото: mediazavod.ru