-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 гыйнвар 2021, 14:50

Төбәк белән идарә итү үзәге нинди булачак?

Башкортстанда Төбәк белән идарә итү үзәге төзелә. Ул нинди булачак? Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрдә уй-фикерләре белән бүлешә.

Башкортстанда Төбәк белән идарә итү үзәге төзелә. Ул нинди булачак? Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрдә уй-фикерләре белән бүлешә.

“Төбәк белән идарә итү үзәген төзүне дәвам итүебез турында мин инде сөйләгән идем. Бу юнәлеш - республиканы санлаштыру буенча зур эшнең бер өлеше. Безнең Төбәк белән идарә итү үзәге бик югары технологияле булачак һәм кирәкле модельләштерүне тиз арада тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк. Мәсәлән, республикадагы демографик хәлне анализлаганнан соң, система үзе ничә балалар бакчасы һәм мәктәп кирәк булуын исәпләргә тиеш. Без хәзер дә мондый әйберләрне, әлбәттә, саныйбыз, әмма үзәк ресурсларын тоташтырганнан соң, фаразлауның сыйфаты сизелерлек яхшырачак.

Санкт-Петербургта мәгълүмати-аналитик үзәк бар. Алар күп еллар власть органнары эшенең аерым юнәлешләрен автоматлаштыру буенча проектларны уңышлы гамәлгә кертә. Ул - санлы трансформация өлкәсендә иң эре һәм танылган оешма. Аларның без хәзер үз алдыбызда куйган масштаблы проектларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе бар. Менә шулай, февраль аенда аларга барабыз. Хезмәттәшлек тәкъдим итәчәкбез. Тәҗрибәне яхшылардан алырга кирәк.

Хәзер без үзәкне санлы тутыруны актив алып барабыз. Аңа министрлыкларны тоташтырабыз. Анда инде республиканың һәр муниципалитеты буенча сәламәтлек саклау, юллар, каты көнкүреш калдыклары, төзелеш, авыл хуҗалыгы һәм финанс юнәлешләре буенча тирән аналитика күрергә мөмкин.

Мәсәлән, сәламәтлек саклауны алыйк, монда 4 бүлек бар: демография, амбулатор ярдәм, ашыгыч медицина ярдәме һәм стационар ярдәм. Аларның һәркайсында реаль вакыт режимында туучылар, үлүчеләр, медицина хезмәткәрләре, авырулар саны, кем өйдә дәвалана, дәваханәләрдә буш урыннар, шулай ук һәр юнәлеш буенча динамика буенча мәгълүмат яңартыла. Мәгълүматлар анда бик күп, монда барысын да санап бетереп булмый. Дөресен әйткәндә, нәкъ менә машинаның зур массивларны исәпләү һәм анализлау сәләте аның төп плюсы булып тора.

Тулы санлы трансформациягә кадәр әле вакыт кирәк. Ә карарлар кабул итү өчен мәгълүматлар инде хәзер үк кирәк. Шуңа күрә бүген Хөкүмәт аппаратына аларны җыю алгоритмын һәм анализның методологиясен әзерләргә йөкләнде. Һәр дүшәмбе минем өстәлдә республика икътисады һәм финансларының агымдагы торышы һәм бездә бара торган барлык процесслар турында соңгы мәгълүмат булсын өчен. Әлеге йөкләмәне үтәү өчен вакыт - җиде көн. Киләсе атна ахырына нәрсә килеп чыкканын карыйм. Куллар кычыта, боларның барысын да тизрәк сынап карыйсы килә”, - дип яза “Фейсбук”та Андрей Назаров.

Фото: “Фейсбук”.
Читайте нас: