+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 гыйнвар 2021, 17:40

Акциядә кемнәр актив катнаша?

23 гыйнварда Башкортстанда «Игътибар, кар!» республика өмәсенә, торак-эксплуатация идарәче компанияләреннән тыш, предприятиеләр, учреждениеләр һәм битараф булмаган халык та актив кушылды.

23 гыйнварда Башкортстанда «Игътибар, кар!» республика өмәсенә, торак-эксплуатация идарәче компанияләреннән тыш, предприятиеләр, учреждениеләр һәм битараф булмаган халык та актив кушылды.

Бүген барлык коммуналь ресурслар урамнарны һәм кварталара юлларны, ишегалды территорияләрен чистартуга, түбәне кардан һәм боздан тазартуга җәлеп ителгән.

Акциянең актив катнашучылары - Кыйгы, Стәрлетамак һәм Кушнаренко районнары, Уфа, Стәрлетамак, Ишембай шәһәрләре. Әйтик, Ишембайда шәһәр урамнарына 34 берәмлек техника һәм 900гә якын кеше чыккан. 306 ихата һәм 200 километрга якын урам һәм юл чистартылган.

Хөрмәтле гражданнар! Торак йортлар янында сак һәм игътибарлы булыгыз, кар һәм боз төшү ихтимал булган биналарга якын килмәгез һәм мондый урыннарга балаларны җибәрмәгез. Чикләүләр, кисәтү язулары булганда бу урынны урап узыгыз.

Фото: Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы
Читайте нас: