-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 гыйнвар 2021, 16:45

"Балаларыбыз өчен үзебез генә җаваплы"

Русиядә Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Анна Кузнецова социаль челтәрләрдә Алексей Навальныйны яклап митингка чыгарга чакырулар уңаеннан үз фикерен белдерде.

Русиядә Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Анна Кузнецова социаль челтәрләрдә Алексей Навальныйны яклап митингка чыгарга чакырулар уңаеннан үз фикерен белдерде.

«Балаларны законга каршы акцияләргә җәлеп итәргә омтылулары ата-аналарның ачуын уятты, — дип аның сүзләрен китерә «Business FM» радиосы. — Мин, Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм җиде бала анасы буларак, борчылам. Нәкъ менә ата-аналар үз балаларының гомере һәм сәламәтлеге өчен җаваплы, шуңа күрә беркемнең дә безнең балаларны куркыныч һәм законга каршы акцияләргә җәлеп итү, гаилә тормышына тыкшыну хокукы юк.

Безнең балалар белән нәрсә дә булса, әти-әниләр генә җавап бирәчәк. Ә менә агитаторлар бу агиткампаниядә бернинди дә җаваплылык тотмаячак һәм алар моны бик яхшы белә. Гомумән, безнең балаларны законны бозуга өндәүләренә чик куелырга тиеш. Ә агитаторлар, күрәсең, балаларыбызның аркаларына яшеренергә, аларны аңлы рәвештә куркыныч астына куярга ниятли. Менә шушыны мин, дөресен генә әйткәндә, һич аңламыйм. Һәм безгә балаларны манипуляцияләрдән сакларга кирәк булачак".

Исегезгә төшерәбез, Роскомнадзор социаль челтәрләрдәге митингларга чакыруларны бетерү турында белдерде. Ведомство мәгълүматлары буенча, публикацияләрнең иң зур проценты YouTube һәм «ВКонтакте»да чыгарылган, ә иң актив агитация TikTokта алып барыла.

Фото: ачык чыганаклардан
Читайте нас: