Республика Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстанның Иҗтимагый палатасы әгъзалары белән очрашуда соңгы вакыйгаларга карата фикерен белдерде.
Ул балаларны өлкәннәр шөгыльләнә торган сәяси процесска җәлеп итүне туктатырга ярдәм итәргә чакырды, шулай ук, балаларны сәяси уеннарга җәлеп итү - әхлаксызлык, дип билгеләп үтте.
«Карагыз, Tiktokта бу митингка килергә шундый агитация бара. Социаль челтәрдә 12-13 яшьлек малайлар, кызлар утыра. Миңа калса, балаларны сәяси вакыйгаларга этәрү - җинаять, чөнки бу - өлкәннәр эше. Сез күз алдына китерәсездер, сезнең балаларыгыз шунда барачак, ә анда кайбер кешеләр акча алырга килә, бер өлеше низаглар китереп чыгарырга мөмкин... Хәер, бер өлеше, әлбәттә, ихлас килә. Һәм менә бу төркемгә балалар эләгә! Бу - мине бик нык борчый торган беренче мәсьәлә.
Бүген махсус рәвештә Мәгариф министрлыгы белән әти-әниләргә мәктәп аша, укытучылар аша балалар анда йөрмәсен өчен ата-аналарга аңлату турында сөйләштек. Өстәвенә, бу митинг - законсыз. Аны үткәрүгә гариза тиешле таләпләрне бозып бирелгән. Алар митингны үткәрергә рөхсәт булмавын белеп тордылар", - диде Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы, әгәр дә кешеләрне нидер канәгатьләндерми икән, урамга чыкмаска, проблеманы уртага салып сөйләшергә кирәк, дип ассызыклады.
Фото: башинформ