-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 гыйнвар 2021, 14:30

"Игътибар: кар!" акциясе бар

Һава температурасы күтәрелүгә бәйле, Уфа шәһәре хакимияте шәһәр халкын һәм башкала кунакларын түбәсеннән кар һәм боз төшү ихтимал булган биналар янында сак һәм игътибарлы булырга чакыра.

Һава температурасы күтәрелүгә бәйле, Уфа шәһәре хакимияте шәһәр халкын һәм башкала кунакларын түбәсеннән кар һәм боз төшү ихтимал булган биналар янында сак һәм игътибарлы булырга чакыра.

Түбәләрдәге һәм козыреклардагы кар бүрекләре һәм боз сөңгеләре халыкның сәламәтлегенә һәм иминлегенә җитди куркыныч яный. Карны вакытында чистартып тору, түбәләрдә барлыкка килгән боз сөңгеләрен төшерү генә һәлакәтләрдән һәм бәхетсезлек очракларыннан сакланырга мөмкинлек бирә.

Муниципалитетның торак-коммуналь хезмәтләре торак йортларның түбәләрен, балкон һәм подъезд козырекларын чистарту өчен кулдан килгәннең барысын да эшли. Көн саен бу юнәлештә Уфа шәһәренең барлык районнары торак оешмаларының 400гә якын хезмәткәре эшли.

Хөрмәтле шәһәр халкы һәм кунаклары! Торак йортлар янында сак һәм игътибарлы булыгыз, кар һәм боз төшү ихтимал булган биналарга якын килмәгез һәм мондый урыннарга балаларны җибәрмәгез. Биналар янында автомобильне куйган вакытта кар һәм боз төшү ихтималлыгына игътибар итегез.

Түбәдән боз сөңгеләре, кар-боз массалары төшү куркынычы булганда идарәче компаниягә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Уфа шәһәренең «Торак хуҗалыгы идарәсе»нең үзәк диспетчер хезмәтенә 8 (347) 235-48-00 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.

Уфа шәһәре хакимияте милекчеләрне һәм барлык милек формалары җитәкчеләрен 23 гыйнварда "Игътибар, кар!» акциясендә катнашырга, түбәләрне, козырекларны кардан һәм боздан чистартуга җаваплы карарга чакыра.

Якын-тирә территориядән кар һәм бозны чистарту чаралары күрмәгән, шулай ук биналарның козырекларында һәм түбәсендәге боз сөңгеләрен төшермәгән өчен административ җәза бирү каралган. Түбәләрне чистартканда гражданнарның бу урыннарга керүен булдырмау буенча мәҗбүри чаралар күрелергә тиеш.

Фото: Уфасити


Читайте нас: