-5 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 гыйнвар 2021, 19:35

Нефтекамада - җанлы шимбә

Нефтекама шәһәрендә төрле чаралар үтә.

Нефтекама шәһәрендә төрле чаралар үтә.

Шимбә иртәсе бик җанлы башланып китте - бүген бик күп оешма-предприятиеләр юлларны, бина алларын, үзләренә караган территорияларне кардан чистарту буенча өмәгә чыкты. Урамнарда "Чисталык һәм тәртип хезмәте" җәмгыяте техникалары эшли. Кар күп яуган көннәрән соң, урамнар янә тәртипкә кертелә.

Шулай ук бүген йорт, учреждение биналары түбәләрен кардан һәм боздан чистарту буенча күләмле эш башкарылды. Ә Гражданнарны яклау идарәсе хезмәткәрләре йортларда янгынга каршы җиһаз урнаштыру буенча рейдларга чыкты.

Моннан тыш, бүген шәһәрдә агымдагы елның беренче ярминкәсе үтә. "Октябрь" кинотеатры алдындагы мәйданда күрше районнардан килгән авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүче хуҗалыклар, фермерлар шәһәр халкына үз продукциясен тәкъдим итә. Халык сыйфатлы продукцияне чагыштырмача арзанрак хакка бик теләп ала.

Шулай ук бу көнне мәгариф бүлеге буенча да бик күп чаралар үткәрелә. Мәктәпләрнең күбесендә "Сәламәтлек көне" үтә, укучылар бергәләп шугалакта шуа, чаңгыда җилдерә, төрле уеннар уйный. Моннан тыш, кайбер мәктәп укучылары волонтерлар төркеме белән ялгыз яшәүче әби-бабайларга булышырга барды.

Фото: Г.Гыйлемханова
Читайте нас: