-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 гыйнвар 2021, 22:15

Протест акциясе ничек узды?

Бүген Уфада властьлар рөхсәт итмәгән митинг узды.

Бүген Уфада властьлар рөхсәт итмәгән митинг узды.

Чарада катнашучылар "Башкортостан" концерт залыннан Салават Юлаев исемендәге мәйданга кадәр барды. Алар арасында балигъ булмаганнар да бар иде.

Концерт залы бинасы янына халык көндезге икедә җыела башлады. Бу акция алдыннан социаль челтәрләрдә зур кампания үткәрелде һәм иң беренче чиратта ул балалар һәм үсмерләргә юнәлтелде. Шушы максатта балигъ булмаганнар арасында популяр булган тик-ток сервисы актив кулланылды Бу яшьтә алар сәясәт белән кызыксынмый, күпләрен урамга нәрсә булыр икән, дигән сорауга җавап табу теләге алып чыккан. Алар үзләре, акция турында социаль челтәрләрдән белдек, дип әйтә.

"Бик күпләр кебек, мин дә Интернетта утырам, анда яздылар. Мин ни булыр икән дип карарга килдем," - ди берсе.

Балигъ булмаганнарны санкцияләнмәгән урыннарда катнашырга чакыруның мондый технологияләрен ата-аналар берләшмәсе тикшерде. Әле кичә генә аларның балалары тик-токтагы мәзәк роликлардан көлә иде, ә бүген аларны чуалышларда катнашырга өндиләр.

"Аларның үз фикере формалашмаган әле, ә башларын бутарга кирәк булган. Бу - хәвефле күренеш, алар дөрес булмаган юлдан китәргә мөмкин",- ди балалар атасы Илшат Алмаев.

"Мин балаларны законга каршы акцияләргә җәлеп итү омтылышларына бөтенләй ачуым кабарды, бер генә ата-ана да үз баласына зыян китермәячәк. Мин моны аңламыйм. Балаларыбызны манипуляцияләрдән саклау өчен барлык ысулларны кулланырга кирәк", - ди Анастасия Сосновская.

Ата-аналар фикеренчә, җәмгыять акылы-холкы ныгынып бетмәгән үсмерләргә йогынты ясау технологиясе белән очрашкан. Мондый хәл республика Башлыгын да борчый.

Кичә Иҗтимагый палата утырышында Радий Хәбиров булачак митингны оештыру мәсьәләсе буенча чыгыш ясады.

"Балаларны сәяси вакыйгаларга җәлеп итү - җинаять"- дип белдерде ул. -
Тәҗрибә күрсәткәнчә, митингка кешеләрнең бер өлеше акчага, ә кемдер провокация хакына килә ала. Иң мөһиме - бу төркемгә психикасы формалашмаган балалар эләгә. Монда ата-аналарга сак булырга кирәк. Чөнки бары әниләр һәм әтиләр генә үз балаларының гомере һәм сәламәтлеге өчен җаваплы. Бәлагә юлыккан очракта агитаторларның нинди дә булса җаваплылык тотуы икеле".

Бүген Русия Тикшерү комитеты һәм Югары суды балигъ булмаганнарны законсыз протест акцияләргә җәлеп иткән өчен җаваплылыкны катгыйлатуны хуплаулары турында билгеле булды.

Фото: Башинформ
Читайте нас: