-9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 гыйнвар 2021, 14:00

Җылылык өчен түләү буенча сорауларыгыз бармы?

Бүген Уфада яшәүчеләр җылылык өчен түләүләрне яңадан исәпләү буенча сораулар бирә ала.

Бүген Уфада яшәүчеләр җылылык өчен түләүләрне яңадан исәпләү буенча сораулар бирә ала.

23 гыйнварда район башлыклары һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар җитәкчеләре белән очрашулар түбәндәге адреслар буенча узачак:

- Уфаның Октябрь районы - район хакимияте бинасы, Комсомол урамы, 142/1, 4 кат, актлар залы, 14.00 сәгатьтә башлана;

- Уфаның Совет районы - район хакимияте бинасы, Революцион урам, 111, 4 кат, актлар залы, 13.00 сәгатьтә башлана;

- Ленин районы - район хакимияте бинасы, Мостай Кәрим урамы, 19, 13.00 сәгатьтә башлана;

- Калинин районы - район хакимияте бинасы, Орджоникидзе урамы, 3, 13.00 сәгатьтә башлана;

- Киров районы - ЖЭУ-2 бинасы, Батыр урамы, 4/2, 14.00 сәгатьтә башлана;

- Орджоникидзе районы - район хакимияте бинасы, Тынычлык урамы, 6, 13.00 сәгатьтә башлана;

- Дим районы — «Орион» иҗат сарае, Таллин урамы, 17, 13.00 сәгатьтә башлана.

Искәртеп узабыз, кичә республика Иҗтимагый палатасының яңа составы белән очрашу вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кышның иң «кайнар» мәсьәләсенә — җылылык өчен түләүгә кагылды.

«Уфаның инженерлык челтәрләре» предприятиесе ноябрь түләүләреннән 42 процентка артып киткән декабрь түләүләрен кабаттан исәпли, — дип билгеләде төбәк Башлыгы. - 23 гыйнварда Уфаның һәр районында идарә итүче компанияләр вәкилләре халык белән очрашулар уздырачак, аларда кабаттан исәп-хисап ясауның ничек башкарылачагы турында аңлатылачак. Шундый ук эшне без «БашРТС» белән дә үткәрәбез. 26 гыйнварда без алар белән тагын бер кат җентекләп сөйләшәчәкбез һәм мәсьәләне хәл итү юлын табачакбыз».

Фото: Башинформ


Читайте нас: