+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 гыйнвар 2021, 18:30

"Сода" компаниясе үз хезмәткәрләренә бистә төзиячәк

Моның турында Премьер-министр Андрей Назаров билгеләгән.

Моның турында Премьер-министр Андрей Назаров билгеләгән. "Сода" компаниясе киләчәктә ничек үсешәчәк?

Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрләрдә шуның турында язган.

"Башкорт сода компаниясен үстерү буенча киңәшмә үткәрдем. Аларда безнең республикага кызыклы тәкъдимнәр бар. Киләсе атнада моның турында "Инвестиция сәгатендә" фикер алышачакбыз. Бүген анда эшләүчеләрнең иминлеген үстерү турында әйтәсем килә. БСК алдагы биш елга хезмәткәрләрнең эш хакын үстерү, медицина хезмәтләренә өлешчә түләү, туклану, фитнес-үзәкләрдә шөгыльләнү һәм башкаларны үз эченә ала. Прогрмма 11 юнәлеш буенча эшләячәк. Моннан тыш, компания үзенең хезмәткәрләренә бер бистә төзәячәк. Анда мәктәп, балалар бакчасы булачак. Компания экология мәсьәләләрен хәл итүгә дә игътибар бирәчәк", - дигән ул.

Фото: социаль челтәрдән.

Читайте нас: