+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 гыйнвар 2021, 23:11

Агулы чүп-чар белән нишләргә?

Йорт янындагы контейнерларда ни генә юк...

Йорт янындагы контейнерларда ни генә юк...

Экология һәм тәбигатьтән файдалану министры урынбасары Нияз Фазыйлов фикеренчә, кулланудан чыккан батарейкалар, терекөмешле лампалар, медицина учреждениеләреннән чыккан чүп-чар аеруча хәвеф тудыра.

- Төбәк операторлары бары тик көнкүреш калдыкларын чыгару өчен генә җавап бирә, - ди ул. - Кулланучылар өчен каралган тарифка агулы чүп-чар чыгару керми. Эшкуарлар ярдәмендә куелган сары төсле экобокслар аларга салынган йөкләмәне тулысынча үти алмады. Әлеге мәсьәлә муниципалитетлар башлыкларына, биредәге торак-көнкүреш хуҗалыкларына йөкләтелә.

Хакимят башлыкларының бу мәсьәләдә җаваплы булуын Башкортстанның торак-коммуналь министры Борис Беляев та раслады.

Фото:kuban24.tv


Читайте нас: