+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 гыйнвар 2021, 23:55

Авылда да, шәһәрдә дә хаклар бер булырга тиешме?

Каты көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен хаклар нидән барлыкка килә?

Каты көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен хаклар нидән барлыкка килә?

БСТ каналында әлеге мәсьәләгә багышланган брифингта катнашучыларга килгән сорауларның иң күбесе чүп-чар чыгару хезмәте өчен түләүләргә кагыла, әлбәттә. Әйтик, республикада Межгорье шәһәрендә алар башка төбәкләргә караганда күпкә югары.

Спикерлар фикеренчә, әлеге түләүләрне һәрбер төбәк операторы берничә факторга таянып башкара. Биредә чүп-чарны җыю, эшкәртү, күмү хезмәтләре исәпкә алына. Шулай ук транспорт чыгымнарын исәпләү дә мөһим.

Республиканың экология һәм табигатьтән файдалану министры урынбасары Нияз Фазыйлов фикеренчә, Межгорье шәһәрендә чүп-чар чыгару хакларының югары булуы мәсьәләсе тиздән республика Хөкүмәтендә каралачак. Гомумән, халык арасында әлеге мәсьәләгә ниндидер ризасызлык булса, сораулар туса, һәркем министрлыкка кул астындагы теләсә нинди элемтә чарасы ярдәмендә мөрәҗәгать итә ала.

Брифингны тәмамлап, Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев: "Безнең алда 2024 елга кадәр әлеге мәсьәләдә Русиядәге иң алдынгы төбәк булу бурычы куелды. Нәкъ шул вакытка кадәр без чүп-чарны аерып җыярга, эшкәртергә һәм күмәргә өйрәнергә тиешбез", - дип белдерде.

Фото: s00.yaplakal.com


Читайте нас: