-10 °С
Ачык
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 гыйнвар 2021, 23:39

Чүп-чар контейнерлары йортка терәлеп тора. Нишләргә?

Ә аңа барып җитәргә ярты километр ара үтәргә кирәк булса?

Ә аңа барып җитәргә ярты километр ара үтәргә кирәк булса?
БСТ каналында барган чүп-чар реформасына багышланган брифингка кушылучы телевизор караучылар нәкъ шундый сораулар бирә. Аларга экология һәм табигатьтә файдалану министры урынбасары Нияз Фазыйлов җавап бирә.

- Кабул ителгән кагыйдәләр буенча, чүп-чар контейнерлары һәм торак йорт арасы 20 метрдан 100 метргача арада булырга тиеш, - ди ул. - Әгәр сез яшәгән йортка терәтеп чүп савытлары куялар икән, биредә яшәүчеләр коллектив хат белән төбәк операторына мөрәҗәгать итә ала. Гадәттә, авылларда чүп-чар контейнерлары йортлардан ерак урнашкан, Бу аңлашыла да, авылда буш җирләр күбрәк һәм беркем дә капка төбендә мондый контейнерны, яки аны хезмәтләндерүче машинаны күрәсе килеп тормый, шуңа күрә авыл халкы уртак фикергә килергә тиеш.




https://new9.ru/
Читайте нас: