+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 гыйнвар 2021, 23:40

Чүп чыгару катгый контрольдә

Быел республикада 1 мең законсыз чүплек юкка чыгарылган.

Быел республикада 1 мең законсыз чүплек юкка чыгарылган.

Тагын ике мең чүплекне бетерәсе бар. Бу мәсьәлә Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгы контролендә тора. 2024 елга бөтен чүплекләр дә бетерелергә тиеш, диде торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев туры эфирда.

Туры эфирга Стәрлетамактан сорау бирүче чүп-чар чыгарылмауга зарланды. Борис Беляев белдерүенчә, республикада "ТКО Башкортостан" системасы эшли, ул 29 мең контнейнер мйданчыгыннан чүп чыгарылганмы-юкмы икәнлеген онлайн-режимда күзәтеп тора.

Әгәр дә чүп-чар чыгарылмаган икән, әлеге системада кызыл ут яна. Кыскасы, чүп чыгару катгый контрольдә тотыла. Киләсе елга системага тагын да яңа мәйданчыклар кертеләчәк.

Фото: мк.ру


Читайте нас: