+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 гыйнвар 2021, 23:30

Чүпкә тарифлар: нәрсә өчен түлибез?

Әлеге минутларда БСТ телеканалында туры эфирда чүп чыгару хезмәтләре өчен түләүгә бәйле иң актуаль мәсьәләләр турында фикер алышу бара.

Әлеге минутларда БСТ телеканалында туры эфирда чүп чыгару хезмәтләре өчен түләүгә бәйле иң актуаль мәсьәләләр турында фикер алышу бара.
Түләүләр квитанцияләрендә нәрсәне ничек тикшерергә һәм “көнкүреш калдыкларын чыгару” пунктына нәрсәләр керә? Шушы һәм башка сорауларга җавапларны сез “Чүпкә тарифлар: нәрсә өчен түлибез?” дигән махсус брифинг вакытында белә аласыз. Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев, табигатьтән файдалану һәм экология министры урынбасары Нияз Фазылов җавап бирәләр.
Борис Беляев сүзләренә караганда, ел саен төбәк операторларына махсус техника сатып алу өчен 50 миллион сум бүленә. 2019 елдан башлап контейнер мәйданчыклары янына автомобильләрне куюны кисәтү максатында административ җаваплылык каралган. Җавапсыз автомобиль йөртүчеләр махсус техника үтүгә комачаулый. Кайвакыт берничә сәгатькә эш тоткарлана.
Туры трансляцияне шулай ук БСТның “ВКонтакте” социаль (http://vk.cc/bXo1Bi) челтәрендә дә карарга мөмкин. Сорауларны алдан БСТның "ВКонтакте"дагы төркемендә бирергә мөмкин иде. Аларның иң актуальләре туры эфирда яңгырый.
Фото: "Башинформ"
Читайте нас: